Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

17 яшьтә – бишенче бала?..

2018 елда Русиядә 17 яшьлек биш хатын-кыз бишенче баласын тапкан. Икътисадның югары мәктәбе демография институты директоры Анатолий Вишневский хәбәр итүенчә, Русиянең кайбер төбәкләре өчен бу гадәти хәл.

Былтыр шулай ук 12 яшьлек дүрт кыз беренчегә әни булган, 13 яшьлекләр 34 баланы дөньяга китергән, 14 яшьлекләр арасыннан 190ы – беренче тапкыр, дүртесе икенче тапкыр бәби алып кайткан. Былтыр 15 яшьлек үсмерләр – 919, 16 яшьлекләр 2925 балага гомер биргән. Русия – зур ил, әйтик, Төньяк Кавказда кызларны бәләкәйдән кияүгә бирү очраклары бар. Русиядә балигъ булмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә керү закон белән тыела һәм моның өчен җинаять җәзасы каралган, дип яза matbugat.ru сайты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев