Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

17 октябрьдә – өмәгә!

Районда 17 октябрь көнне өмәләр оештырыла. Көзге чистарту һәм төзекләндерү өмәләре барлык авыл җирлекләрендә дә узачак.

Бу көнне Яңа поселогында, мисал өчен, мәдәният йорты, аның каршындагы парк һәм ачылачак чаңгы базасы территорияләрендә агач-куакларны формалаштыру, чүп-чарны җыештырып түгү кебек күләмле эшләр башкару планлаштырыла. Ә «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагере әйләнә-тирәсендә агачлар утыртылачак. Бу шимбәдә Яңа Бүләк авылы янындагы шәхси йортлар салыначак урыннан 800 төп яшь наратны төпләп алып, «Балкыш» территориясенә күчереп утырту күздә тотыла. Биредә барлыгы 5 мең төп ылыслы агач утырту планы бар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X