Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

16 авыл җирлегеннән гражданлык актларын теркәү хокукын алдылар

Моңарчы әле бар авыл җирлекләрендә дә гражданлык хәле актларын теркәү мөмкинлеге бар иде. Хәзер исә мондый вәкаләт районның бары сигез җирлеге башкарма комитетында гына калды, дип хәбәр итә район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина.

Татарстанда гражданлык хәле актларын барлыгы 62 җирлек терки ала. Тукай районында бу хокукка Әҗмәкәй, Бәтке, Кече Шилнә, Кнәз, Круглое Поле, Мәләкәс, Новотроицкое һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләре ия. Биредә туу, үлү, никахлашу һәм аерылышу турындагы документлар алырга була. Районның ГХАТ бүлеге исә шушы һәм исем алыштыру кебек башка документлар белән дә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев