Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 май – Халыкара гаилә көне

“Тату гаилә - бәхетле гаилә”, -ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Гомерне ничек матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә соң? Язучы Ф.Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк: “ Бу дөньяда адашмыйча – саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга? Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында?”

Без-Сәмәкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре шушы сорауларга җавап табарга тырыштык һәм 50,60 ел бергә гомер иткән гаиләләргә кунакта булдык.
Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаиләләр - бүгенге геройларыбыз.
Беренчеләрдән булып,
Хафизовлар гаиләсендә булдык. Алар 61 ел бергә гомер иткәннәр. Хәлимә апа инде йөри алмый, аяклары авырта. Бугенге көне өчен,пар канаты-бабаена рәхмәтле ул. 1967 елда өйләнешкәннәр алар.Латыйп абый үзе Минзәлә районы Тупач авыллыннан. 1966 елда армия хезмәтеннән кайткач,өйләнергә кызлар эзли ул. “Ул вакытта авылда 80 кыз бар иде,ләкин мин Сәмәкәй авылыннан Хәлимәне сайладым,”-ди ул матур елмаеп.
Икенче гаиләбез - Галалутдинов Габделракыйп абый белән Разия апалар гаиләсе. Алар 1956 елда өйләнешеп,62 ел бергэ , матур гомер кичерәләр. Разия апа шулай ук бик авырлык белән йөри. Ә Габделракыйп абый әле без килгәндә дә бакчада иде. “Разия апагыз белән генә сөйләшегез инде,минем эшем кала,”-дип ярым шаяртып эшен дәвам итте.Разия апа гаиләнең шулай матур тигез булуын,бер-береңне санлап,аңлап яшәүдән күрә.
Тагын бер матур гаилә-быел 50 ел бергә торуларын бәйрәм итәргә җыенучы Тахавиевлар гаиләсе.Рәмзия апа элекеге мәдәният хезмәткәре. Хәлим абый инженер. Матур,тигез гаиләдә 3 бала тәбияләп үстергәннәр.Авылыбызның ихтирамга лаек гаиләсе.
Гомумән, барлык гаиләләр дә нык, ә мөнәсәбәтләр эчкерсез булсын иде.
Гаиләдә беркайчанда бәхәс-талашлар чыкмасын, кешеләр бер-берсен яратсыннар, хөрмәт итсеннәр иде.


                                                                                                                       Мәдәният йорты директоры:Исхакова А А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 15 май – Халыкара гаилә көне