Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне

Һөнәри бәйрәмегез белән! Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, рух ныклыгы, сәламәтлек телим.

Сез көндәлек намуслы хезмәтегез белән ил-дәүләтебезнең законлылык һәм хокук тәртибе принциплары сагында торасыз, ышаныч һәм тугрылык белән халыкка хезмәт итәсез.
Сезнең һөнәри осталыгыгыз, төгәллегегез, закон сүзен үткәрә-ишеттерә белүегез күпме кешеләргә үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга-хакларга ярдәм итә. Моны районда яшәүче һәркем яхшы белә һәм ышана. Сезгә, прокуратура хезмәткәрләренә, югары компетентлык, һөнәри тугрылык, тәвәккәллек хас. Нәкъ менә шушы сыйфатлар сезгә бүгенге катлаулы заманда дәүләтебезнең иминлеген-бердәмлеген тәэмин итүче ышанычлы гарант, таяныч булырга, җинаятьчелек һәм коррупция белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итә.
 Прокуратура хезмәткәрләренә һәм Тукай районында законлылык һәм хокук тәртибен саклауга зур өлеш керткән, бай тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырган ветераннарга һөнәри бәйрәм көнендә зур хөрмәтемне белдерәм. Хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Йортларыгызга иминлек-бәрәкәт, гаиләләрегезгә бәхет, шатлык телим. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Тукай районы башлыгы, Совет рәисе Ф.М. Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев