Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

100 яшьлек юбиляр

Казаклар авылында гомер итүче райондашыбыз Сәмигуллина Көтүфә Морзакай кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән белән котларга авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов, район ветераннар Советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева һәм Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Гөлнара Галимова килде.

Сәмигуллина Көтүфә Морзакай кызы Күгәш авылында 1924 елның 17 февральендә туа. Мәктәпне тәмамлагач колхозда эшли. Трактор йөртүчесе, бригадир һәм сыер савучысы була. Бөек Ватан сугышы елларында Свердловск өлкәсенең "Красный Урал" хәрби заводында эшли. Янәдән туган ягына кайта, Иске Абдул авылы егете Хәкимулла Сәмигуллин белән тормыш корып яши башлыйлар. Өч кыз үстерәләр. Бүгенге көндә Көтүфә апа кызы Халисә һәм кияве Мөдәфис тәрбиясендә яши.

Чын күңелдән юбилярыбызны тәбрик итәбез, исәнлек-саулык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев