Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

10 мең сумны ничек алырга?

10 мең сумны ничек алырга?

– Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча кемнәргә тиеш?
– Әлеге акча 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага бирелә, төп шарт – баланың агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр бу яшькә җиткән булуы. Гаиләнең ана капиталына хокукы булу-булмау мөһим түгел.

– Акчаны ничек алырга?
– 10 мең сум күләмендәге бу ярдәм 2020 елның 1 июненнән башлап бер тапкыр бирелә. Гариза бирү өчен гаиләләрнең биш ай вакытлары бар. Гариза белән 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– 16 яше тулган балалар әлеге акчаны ала аламы?
– Балага 16 яшь 11 майга кадәр (Президентның 2020 елның 11 маенда кабул ителгән 317 номерлы карары гамәлгә кергән көн) тулган очракта, 10 мең сум акча түләнми. Түләү 16 яше тулмаган яки 16 яшь 2020 елның 11 мае белән 30 июне аралыгында туучыларга гына тиеш.

– 10 мең сум акча гаиләдәге һәр балага да биреләме?
– Әйе, гаиләдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле бер бала булса – 10 мең, ике бала булганда 20 мең сум акча бирелә.

– Ана капиталына хокукы булмаган гаиләләргә бу акча биреләме?
– Әлбәттә, бер тапкыр бирелүче бу ярдәм ана капиталына бәйле түгел.

– Без – Россия гражданнары, әмма башка илдә яшибез. Балабызга бу акчаны ала алабызмы?
– Кызганычка каршы, юк. Бер тапкыр күрсәтелүче бу ярдәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүчеләргә генә күрсәтелә. Әгәр сез моңа кадәр башка илдә яшәп, аннары Россиягә кайткан булсагыз, әлеге төр түләүне алу өчен хәзерге вакытта яшәү урыныгызны раслаучы документлар тапшырырга тиеш буласыз.

– Балага 3 яшь апрель-июнь аралыгында тулган очракта, гаилә ай саен бирелә торган акчаны да, берьюлы бирелүчесен дә ала аламы?
– Әлбәттә, балага апрельдә 3 яшь тулса, гаилә апрель ае өчен 5 мең сум, ә 1 июньнән соң 10 мең сум акча ала. Балага 3 яшь майда тулган очракта гаиләгә апрель һәм май айлары өчен 5әр мең сум (ике айга 10 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча түләнә. Балага 3 яшь июньдә тула икән, гаилә апрель, май, июнь айлары өчен 5әр мең сум (барлыгы 15 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча ала.

– Өстәмә ярдәм гаиләнең айлык кеременә бәйлеме?
– Юк. Бу түләү гаиләнең кеременә бәйле түгел. Шулай ук эш урыны, хезмәт хакы булу-булмау, башка төр пособие, пенсияләр, социаль түләүләр һәм социаль ярдәм төрләре дә исәпкә алынмый. 16 яшькә кадәрле балалары булган барлык гаиләләргә дә акча бирелә.

– Гаризаны ничек һәм кая тапшырырга?
– Акча алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Башка өстәмә документлар кирәк түгел. Гаризаны шулай ук Пенсия фондының территориаль органнарында һәм күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Тик моның өчен алдан язылып, кабул итү вакытын билгеләргә кирәк.

– Баланың әтисе гариза белән мөрәҗәгать итә аламы?
– Әйе, баланың таныклыгында язылган әти-әнисенең икесенең берсе гариза яза ала. Ә гаризаны баланың әтисе дә, әнисе дә язган очракта акча гаризаны беренче булып язучыга күчерелә.

– Опекуннар берьюлы бирелүче түләүгә гариза язу хокукына ияме?
– Әйе, әмма алар гаризаны Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә үзләре барып бирергә тиешләр.

– Гариза белән Пенсия фондына теркәлү урыны буенча гына мөрәҗәгать итеп буламы?
– Бу мәҗбүри түгел, баланың законлы вәкиле гариза белән теркәлү һәм яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итә ала.

– Гаиләдә 3 яшьтән 16 яшькәчә ике яки күбрәк бала булса, гариза аларның һәркайсына аерым язылырга тиешме?
– Юк, акча түләүне сорап бары бер генә гариза языла.

– Түләү билгеләнгәнме, юкмы икәнлеген каян белергә мөмкин?
– Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юллаучылар нәтиҗәне шуннан ук карый алалар. Гариза Пенсия фондының клиент хезмәтендә язылса, акча законда каралган срокларда дәгъва итүчегә күчерелә. Кабул ителгән уңай карар турында гариза тапшырган территориаль органга шалтыратып белешергә мөмкин.
Гариза уңай хәл ителмәсә, карар кабул ителгәннән соң бер эш көне дәвамында бу хакта гариза язучыга заказлы хат юллана.

– Гариза язганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Гаризада гариза белән мөрәҗәгать итүченең банк счеты күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми.
Түбәндәге очракта акча түләнми: балага карата ата-ана хокуклары чикләнсә яисә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булса; берьюлы түләү алуга хокук биргән баланың үлеме очрагында; тулы түгел яисә дөрес булмаган мәгълүмат биргәндә.

– Гариза уңай хәл ителгән очракта акчаны кайдан һәм ничек алырга кирәк?
– Акча бары тик гариза белән мөрәҗәгать итүченең гаризада күрсәтелгән реквизитлары буенча банк счетына гына күчерелә. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында почта элемтәсе оешмалары аша акча тарату рөхсәт ителми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев