Якты юл
  • Рус Тат
  • Бәтке сөйли һәм тыңлый

    Район җирлекләрендә халык белән очрашулар дәвам итә. Чираттагысы Бәтке җирлегендә узды. Җирлек башлыгы Максим Ионычев зал тулы халык алдында имтихан тотты – җирлекнең социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Халык белән очрашуда район башлыгы Фаил Камаев, ТР буенча Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнашты. 

    Максим Ионычев үз чыгышын узган ел җыенда күтәрелгән проблемаларны һәм ел дәвамында аларның чишелеше буенча башкарылган эшләрне барлаудан башлады. Аларның күпчелеге халык файдасына хәл ителгән.
    Башлык сүзләренчә, 2019 елда 945 мең 850 сумлык үзара салым җыелган. Дәүләт тарафыннан субсидияләнеп кайткан әлеге акчалар Нефтебаза поселогында урнашкан күп фатирлы йортларга керү юлларын асфальтлауга, Бәтке авылының Гагарин урамында канализация коеларын урнаштырырга, Дуслык урамында канализация челтәрләрен реконструкцияләүгә, шул ук урамны төзекләндерүгә, Заречная, Гагарин урамнарында юл төзекләндерүгә, Кама поселогында, Бәткедә урам утларын ремонтлау һәм урнаштыруга, юл салу өчен ком-таш сатып алуга тотылган. 
    2019 елда «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы буенча Бәткедә ял паркы төзелде. «Яшел утрау» дип аталган бу ял урынын булдыру өчен 20 миллион сумнан артык акча тотылды. Бу урын авыл халкының яраткан урынына әвереле. 
    2019 елда Бәтке авылының Яшьләр, Җиңүнең 60 еллыгы, Энтузиастлар, Яшел урамнарында балалар мәйданчыклары корылмалар белән тәэмин ителде. Моның өчен парк урынындагы элеккеге балалар-спорт комплексы җиһазлары ремонтланып күчерелде. Бу мәсьәләдә ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов ярдәм итте. 
    Дәүләт программасы буенча Бәтке авылының Гагарин урамында 22 нче йортка капиталь ремонт ясалды. Финанслауның гомуми күләме 8 миллион сумнан артык, авыл җирлеге бюджетыннан бу суммага 1 миллион 857 мең сум өстәлгән.
    Җирлекнең социаль-икътисади торышына биредә үз эшчәнлеген алып баручы хуҗалык-предприятиеләр уңай йогынты ясый. Бәтке җирлегенең күпчелек халкы алдынгы «Р-Агро» хуҗалыгында хезмәт куя. Шулай ук, перспективалы предприятиеләр – «Вагон Сервис» ҖЧҖ, «Камский» сәнәгать паркы да бәткелеләрне эш белән тәэмин итә.
    Очрашуда җирлекнең үсеш перспективаларына да җентекләп тукталдылар. Быел Тукай районы архивын Нефтебаза поселогына күчерү планы бар. Ул элеккеге балалар бакчасы бинасына урнашачак. Район башлыгы Фаил Камаев сүзләренчә, бу эшкә 36 миллион сум биреләчәк. Нефтебаза поселогында тагын бер зур проект – быел республика программасы буенча аерым фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзү планлаштырыла.
    Нефтебаза поселогында яшәүчеләрне җылылык һәм кайнар су белән «Татнефть АЗС Центр» ҖЧҖ Чаллы филиалы тәэмин итә иде. Предприятие биредә эшчәнлеген туктатты. Шуңа күрә күп катлы йортларда яшәүчеләргә үз фатирларында республика программасы буенча индивидуаль җылыту казаннары урнаштырырга, фатир хуҗаларына күпмедер акча тотарга да туры киләчәк. 
    Билгеле булганча, Татарстанда быелдан «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге проектка безнең районнан 89 күп фатирлы йорт территориясе керде. 2020 елда алты җирлектә –Кече Шилнә, Кнәз, Круглое Поле, Борды, Яңа поселогы һәм шул исәптән Бәткедә ишегаллары төзекләндереләчәк. Бәтке җирлегендә бу эшләр өчен 67 миллион сум бүленеп бирелгән. Әмма бу программаны тормышка ашыру юлында законсыз корылмалар тора, дип кисәтте җирлек башлыгы. Моның өчен территорияләрнең генераль планын тагын бер кат күздән кичерергә кирәк. 
    Бәтке авылы мәктәбе районда зур мәктәпләрнең берсе булып исәпләнә. Биредә 1-11 нче сыйныфка кадәр 395 укучы белем ала. Бина капиталь төзекләндерүне сорый. Район башлыгы Фаил Камаев мәктәпне ремонтлау – өстенлекле бурыч булып тора, моның өчен өстәмә финанслар җәлеп итү эше алып барабыз, диде.
    Район башлыгына авыл клубында хореография белән шөгыльләнүче кыз баланың әнисе мөрәҗәгать итте. «Тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнү өчен безнең залга көзгеләр кирәк», – диде ул. Фаил Камаев бу эшне башкаруда кыенлык юк, иң мөһиме, бу гамәл үзен акласын, дип ассызыклады. «Районда балалар бию сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Республикакүләм бәйгеләрдә лаеклы чыгыш ясап, үзебезне күрсәтерлек булсын», – диде ул.
    Җыенга килүчеләр арасында республика, район, җирлек җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерүчеләр күп булды. Әйтик, Наталья Абрамованың гаиләсе янгын чыгу сәбәпле йортсыз калган. Яңа йорт салу өчен район хакимияте һәм җирлек советы кирпеч белән булышкан. Шулай ук, район бюджетыннан 180 мең сум бүлеп бирелгән. Әлеге бәла-казага авылдашлар да битараф калмаган. Ә сәламәтлеге чикле бала тәрбияләүче Вафинннар гаиләсе район инвалидлар җәмгыяте каршында эшләүче «Изгелек кыл» хәйрия фондыннан килгән ярдәм өчен рәхмәтле. Фаил Камаев, быелгы марафонда да 2 миллион сумга якын акча җыелды дип хәбәр итте. Димәк, авыр хәлдәге кешеләр ярдәмсез калмаячак.

    Рөстәм Зәкиев фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: