Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Вести

Барыбыз да сайлауларга!

Якшәмбе көнне, 8 сентябрьдә, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Тукай районында яшәүчеләр бу көнне 44 сайлау участогында тавыш бирәчәкләр. Алар иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.

Сайлауларда 30 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Район территориясендә сайлау хокукы булган шуның кадәр кеше теркәлгән. Исегезгә төшерәбез, әлеге сәяси кампаниядә 18 яше тулган гражданнар катнашырга хокуклы. Бу юлы район территориясендә 554 кеше беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Быел шулай ук Татарстанда беренче тапкыр «Мобиль сайлаучы» механизмын кулланып караячаклар. Аның буенча теркәлгән урыныңда гына түгел, хәзер кайда булсаң, шунда тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен 4 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау үзәгенә гариза язарга кирәк иде.
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев райондашларыбызны бу сәяси чарада гражданлык активлыгы күрсәтеп, бердәм булып сайлау участокларына килергә чакырды. Республикабызның киләчәк үсеше, халыкның тормыш сыйфаты парламентның яңа составының ничек эшләвенә дә бәйле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев