Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Татарстан кулланучысы хәбәрчесе

«Татарстан кулланучысы хәбәрчесе» газетасының 3 нче санында чыккан мәкаләләр.

ТАТАРСТАН КУЛЛАНУЧЫСЫ ХӘБӘРЛӘРЕ ГАЗЕТАСЫ

Газета «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында чыгарыла

Хокукларыңны һәм кануннарны бел!

«Кулланучылар хокукларын яклау-2023» темасына республика олимпиадасы нәтиҗәләре турында

Татарстанда «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасы эшли, аның координаторы — ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе. Программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе — кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча эшчәнлек, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча олимпиада үткәрү. Бу юнәлеш көннән-көн актуаль һәм әһәмиятлерәк була бара.

Кулланучы хокуклары яклансын өчен һәр кеше үз хокукларын һәм законнарны белергә тиеш. Барыбызга да көн саен нидер сатып алырга туры килә, һәм монда сыйфатсыз товар сатып алудан беркем дә иминиятләштерелмәгән. Өстәвенә, һәрвакытта да эш сатучының явыз ниятендә тормый — җитешсезлек җитештерүченең технологияне бозуы сәбәпле дә, ташучылар гаебеннән дә, тагын йөз сәбәп аркасында барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә кулланучылар тәртибенең нигезләрен белү — хәзерге кеше өчен бик мөһим һәм актуаль. Өстәвенә, гражданин бу белемнәрне һәм тәҗрибәне иртәрәк алган саен, үзен җиңелрәк, уңышлырак һәм ышанычлырак хис итә.

Олимпиада безнең республикада инде унберенче ел үткәрелә. Агымдагы елда мәктәп укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасында катнашу өчен Татарстан Республикасының 8-11нче сыйныфларыннан 8 меңгә якын укучы теләк белдерде. Бу юнәлешкә кызыксыну арта, үсеп килүче буын активлаша. Мәсәлән, 2013 елда, олимпиада беренче тапкыр үткәрелгәндә, анда нибары 500 укучы катнашты.

Мәктәп укучылары алган кулланучылар белемнәре аларга хезмәт һәм товарларның күптөрлелеген үзләштерергә, дөрес сайларга өйрәнергә һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракта эш итә белергә ярдәм итәчәк.

Олимпиаданың беренче этабы www www. tatzpp. ru сайтында дистанцион рәвештә тест формасында узды. Икенче этап — шулай ук дистанцион рәвештә, әмма кулланучылар хокукларын яклау темасына инша язу формасында. Олимпиадада катнашучыга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына кагылышлы конкрет проблема буенча иҗади инша әзерләргә, аның мәгънәсен ачарга, аспектларын билгеләргә, үз мөнәсәбәтен формалаштырырга һәм нигезләргә кирәк иде. Фикерләрне белдергәндә, тиешле төшенчәләрне, шулай ук иҗтимагый тормыш фактларын кулланып, үз карашыңны дәлилләргә.

Олимпиаданың йомгаклау этабына иң көчле 76 катнашучы үтте. Быел ул Менделеевск шәһәрендә (ТР Менделеевск муниципаль районының «Менделеев дәвамчылары» 3нче химия-технология лицее) һәм Казанда (Казан шәһәре Совет районының Советлар Союзы Герое С. А. Әхтәмов исемендәге 178нче лицее) үткәрелде.

Соңгы этап тест һәм әңгәмә формасында узды, анда олимпиадада катнашучыга кулланучылар һәм сатучылар (эшләр, хезмәтләр башкаручылар) арасында барлыкка килгән төрле ситуацияләр белән бәйле сорауларга җавап бирергә кирәк иде.

Олимпиаданың жюри составы республиканың әйдәп баручы югары уку йортларының хокук укытучыларыннан, кулланучылар хокукларын яклау буенча иҗтимагый берләшмәләрдән, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсеннән тора. Комиссияне РФ һәм ТРның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет җитәкчесе Юрий Митюшкин җитәкли.

Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә тест үткәргәндә дә, практик биремне үтәгәндә дә кулланучылар белемнәренең югары дәрәҗәсен күрсәтте. Мәктәп укучылары кулланучылар законнары белән бәйле катлаулы сорауларга, шул ук вакытта «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, РФ Гражданлык кодексы, сату кагыйдәләре һ.б. маддәләренә сылтама белән грамоталы һәм тулы җаваплар бирде. Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан жюри «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасына йомгак ясады һәм бертавыштан җиңүче дип таныды:

— Динә Миңнегулованы, «Белем үзәге — „Притяжение“ 57нче гимназия» МББУның 9А сыйныфы укучысы (Яр Чаллы шәһәре);
— Кәрим Закировны, КФУ Алабуга институтының «Университет» гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада призерлары булдылар:

I дәрәҗәдәге диплом:

— Исламия Минһаҗева, «ТР Теләче районы Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 9нчы сыйныф укучысы;
— Вероника Степанова, «ТР Балык Бистәсе муниципаль районының Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 10нчы сыйныф укучысы.

II дәрәҗәдәге диплом:

 Владислава Талахова, «ТР Бөгелмә муниципаль районының аерым фәннәрне төпле өйрәнү 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 9А урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9А сыйныф укучысы; 
— Ралина Нургалиева, «ТР Менделеевск муниципаль районы 1 нче гимназия» МББУның 11нче сыйныф укучысы.

III дәрәҗәдәге диплом:

— Полина Косова, «ТР Алексеевск муниципаль районы Куркуль урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның 8нче сыйныф укучысы;
— Азалия Мәгъсумова, «ТР Чирмешән муниципаль районы Чирмешән лицее» МББУның 10Б сыйныф укучысы.

Шулай ук «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә казанышлары өчен»; «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә уңышлары өчен»; «Кулланучылар законнары тарихын өйрәнүдә уңышлары өчен»; «Кулланучылар белемнәрен алуда активлык һәм максатчанлык өчен», «Кулланучылар законнарын өйрәнүдә һәм җиңүгә омтылышы өчен»; «Татар телендә кулланучылар хокукларын өйрәнүдә уңышлары өчен» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.

Олимпиаданың барлык җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар, грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.
Олимпиадада катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе

Хокукларыгыз бозылса, кая мөрәҗәгать итәргә

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белгечләрнең контакт мәгълүматлары:
Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе).
Адресы: 420107, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94нче йорт, тел.: (843) 278-92-00, 278-91-92.
Сайтларның адреслары: gosalcogol. tatar. ru, tatzpp. ru.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары:

Әлмәт (Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнары). Адресы: 423400, Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 88нче йорт. Тел. (8553) 33-67-02 

Арча (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнары). Адресы: 422000, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт. Тел. (84366) 3-28-93

Зеленодольск (Зеленодольск, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары). Адресы: 422250, Зеленодольск шәһәре, Засорин урамы, 9нчы йорт. Телефон: (84371) 4-58-78

Казан (Казан шәһәре, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары). Адресы: 420107, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94нче йорт. Тел. (843) 277-94-96

Яр Чаллы (Яр Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Тукай районнары). Адресы: 423802, Яр Чаллы шәһәре, Корчагин урамы, 2А йорт (10/34 а комплексы). Тел. (8552) 71-43-03 

Түбән Кама (Түбән Кама, Аксубай, Зәй, Мөслим, Сарман, Чирмешән районнары). Адресы: 423570, Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20А йорт. Тел. (8555) 36-63-76

Чистай (Чистай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас районнары). Адресы: 422950, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121Д йорт. Телефон: (84342) 5-49-85
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Татарстан). Адресы: 420111, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30нчы йорт, кайнар линия телефоны (843) 236-94-11.

Сайтның адресы: 16.rospotrebnadzor. ru. «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ кулланучылар өчен консультация үзәге (Татарстан).
Адресы: 420061, Казан шәһәре, Сеченов урамы, 13а йорт, тел. (843) 221-90-16. Сайтның адресы: fbuz16.ru.

Көчле әйтелгән!

Республика конкурсын үткәрү нәтиҗәләре турында

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУның журналистика кафедрасы тарафыннан традицион рәвештә көз көне кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга ел саен үткәрелә торган республика конкурсын оештырды. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан үткәрелде.

Тәкъдим ителгән эшләр рус һәм татар телләрендә дә булды.

Конкурс комиссиясе составына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, КФУның журналистика кафедрасы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре керде.

Конкурс эшләрен бәяләгәндә жюри әгъзалары конкурс тематикасын чагылдырган эчтәлекне, сөйләм алымнарын куллануны, Татарстан Республикасы халкы өчен басмаларның һәм сюжетларның тәрбия һәм иҗтимагый әһәмиятен, экспертлар белән эшләүне һәм интерактивны куллануны, материал бирү идеясенең һәм ысулларының оригинальлеген, Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау турында материаллар сериясенең (ике һәм аннан да күбрәк) булуын исәпкә алды.

Бу критерийлар нигезендә, конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрне бәяләде һәм түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде:
— «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма матбугатта иң яхшы мәкалә» — Эльвира Мозаффарова, «Ирек майданы» газетасы редакциясе хәбәрчесе;

— «ММЧның Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча иң яхшы редакциясе» — «Татмедиа» АҖ филиалы «Казанские ведомости» газетасы редакциясе;

— «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма» — «Татмедиа» АҖнең «Мөслим-информ» филиалы;

— «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)» — Анастасия Аксенова, «ВГТРК» ФДУП «Татарстан» ДТРК" хәбәрчесе;

— «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)» — Гөлйөзем Маннапова, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Кайтаваз» телерадиокомпаниясе" МБУ директоры.

Барлык җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр.

Моннан тыш, кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту конкурсында түбәндәге номинацияләрдә призерлар булдылар:

— «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртуда ныклык һәм үҗәтлек өчен» — «Татмедиа» АҖнең «Сарман мәгълүмат-редакция үзәге» филиалы; 

— «Көчле әйтелгән!» — Илдар Сафиуллин («Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе" АҖ хәбәрчесе), Люция Шәрәфиева («Болгар радиосы» алып баручысы);

— «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртуда оригинальлек өчен» — Рузилә Хәсәнова («Татмедиа» АҖнең «Актаныш-информ» филиалы журналисты);

— «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртуда активлык күрсәткән өчен» — «Татмедиа» АҖнең «Арча-информ» филиалы.
Конкурста катнашучыларны грамоталар һәм призлар белән бүләкләячәкләр.

Конкурс комиссиясе шулай ук түбәндәге катнашучыларны грамоталар һәм призлар белән билгеләп үтәргә карар итте:

— Фәридә Якушева, «Республика Татарстан» иҗтимагый-сәяси газетасының бүлек мөхәррире;

— Гүзәл Низамова, юрист, «ВКонтакте, «Яндекс. Дзен» социаль челтәрләрдә блогер. 

Конкурста катнашучыларны котлыйбыз һәм яңа казанышлар телибез!

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе

Кичә — мотивация

Арча районында кулланучылар хокукларын яклау темалары буенча фикер алыштылар

9 ноябрьдә Арча районы үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында Халыкара сукырлар көненә һәм Бөтендөнья игелек көненә багышланган «Юлны атлаучы уза» («Дорогу осилит идущий») дигән кичә узды.

Чарага сукыр, начар күрүче кешеләр, аларны озатып йөрүчеләр, шулай ук Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары һәм китапханә системасы хезмәткәрләре чакырылган иде.

Чара Сыйфат көне белән туры килгәнлектән, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны координацияләүне үстерү бүлеге башлыгы Ләйсән АБДУЛЛИНА кичәнең кунагы булды. Ул катнашучыларны Сыйфат көне тарихы белән таныштырды. Сатып алучыларны алдаудан саклау ысуллары, сәүдә оешмаларында сатып алучыларның хокукый хәле кебек темалар күтәрелде, шулай ук сыйфатсыз һәм тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хокуклар, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә уздырылган дегустация нәтиҗәләре һ. б. турында аңлатмалар бирелде. Территориаль орган практикасыннан гражданнар, шул исәптән начар күрүче кешеләр мөрәҗәгатьләрен карау мисаллары китерелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итү ысуллары турында мәгълүмат җиткерелде, контакт мәгълүматлары яңгырады.

Тыңлаучылар әңгәмәдә актив катнашты, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, шәхси тәҗрибәләреннән мисаллар сөйләде. Кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.

Очрашу җылы атмосферада узды. Барлык катнашучылар да территориаль орган хезмәткәренә рәхмәт белдерде. Чыннан да, юлны бер урында таптанмаучы һәм грамоталы кеше җиңә алачак. Кулланучылар грамоталылыгы барлык категория гражданнар, шул исәптән, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен дә мөһим.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Товар турында мәгълүмат — сатып алуда мөһим момент

Ишетү аппаратларын сатып алганда, нәрсә белергә кирәк

Ишетү аппараты — төрле дәрәҗәдәге саңгыраулыкны киметү өчен күзгә ташланмый торган электрон җайланма, ул билгеле бер ешлыкларда тавышларны көчәйтә, шулай итеп начар ишетүче кеше тыныч һәм шау-шулы шартларда яхшы ишетә, аралаша, эштә һәм көндәлек тормышта актив була ала.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына гражданка үзе сатып алган ишетү аппаратларының сыйфатына шикаять белән мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, эш, экспертиза үткәрелгән суд тикшерүенә кадәр барып җитә.

Кулланучы үз проблемасын болай дип аңлата: «Мин начар сыйфатлы ишетү аппаратлары сатып алдым. Аларга гарантия срогы 1 ел, хезмәт итү срогы — 5 ел билгеләнгән. Моннан тыш, сатучы тәкъдиме буенча колак төймәләре (вкладыш) алдым. Аппаратны кулланганда сөйләмнең аңлаешлылыгының һәм ишетелүчәнлегенең яхшыруын тоймадым. Колак төймәләре кабат ясалды, чөнки баштагылары яраксыз булып чыкты. Нәтиҗәдә, аппаратларның берсендә ишетү югалды, фильтрны чистартканнан соң, аппарат эшли башлады, әмма, гомумән алганда, аңлаешлылык һәм ишетү яхшырмады. Аппаратлар баштан ук минем ишетү дәрәҗәсенә туры килми иде, дип уйлыйм». 

Дәгъва тикшерүләре барышында, сатып алучы аппаратларны кабинет шартларында сынап караганда, тавышларны яхшы аерганын кире какмый. Шул ук вакытта, сатучыга ул үзенең ишетү проблемасының башка сөйләшүчеләр янында сөйләмне начар аеруында булуын, телетапшырулар сөйләмен, бигрәк тә комачаулар булганда, аңламавын әйтә.

Аппаратларны куллануның беренче көннәреннән үк сөйләмнең аңлаешлылыгы һәм ишетү яхшырмый. Кулланучы сатучы белгечләренә күп тапкыр мөрәҗәгать итә. Төзәтүләр, аппаратларны чистарту, аудиограммаларны көйләү ярдәм итми. Сатучы ягы таләпләр белән килешми, чөнки кулланучы товар өчен акчаны кире кайтару турында гариза белән ишетү аппаратларына гарантия срогы тәмамлангач мөрәҗәгать итә.

Предприятие ишетү аппаратларын компаниянең сервис үзәгенә диагностикалауга җибәрә, ул «фильтрлар һәм көчәйткечләр май, тир һәм күкерт белән нык пычрану нәтиҗәсендә, аппарат көчәйткечләренең параметрлары үзгәргән, нормаль эшчәнлекне торгызу өчен аппаратларны чистарту, көчәйткечләрне һәм фильтрларны алыштыру кирәк» дигән нәтиҗә ясый. Шулай ук, сатучы, гарантия вакыты тәмамлану сәбәпле, ишетү аппаратларын ремонтлау түләүле нигездә генә башкарыла ала, дип җавап бирә.

Эш буенча суд экспертизасы үткәрелде. Экспертлар нәтиҗәсе буенча, ишетү аппаратлары куәте буенча уртача куәтле аппаратларга карый, ГОСТ таләпләренә туры килә. Шул ук вакытта, комплектта тәкъдим ителгән пластик тавыш үткәргеч сыйфат таләпләренә туры килми, чөнки эксплуатация буенча инструкциядә: «Әгәр колак төймәсен ишетү аппараты белән тоташтыручы торба сары төскә керсә яки сыгылмалылыгын югалтса, аны алыштырырга кирәк», диелә.

Суд утырышында катнашкан эксперт — табиб-сурдолог аңлатканча, экспертиза ясаганда ишетү дәрәҗәсен билгеләү һәм аппаратларның кулланучының ишетү дәрәҗәсенә туры килүен тикшерү аның компетенциясенә кергән. Ул җавап тотучы тарафыннан ишетү аппаратларын сатып алганчы төзелгән аудиограмманы тикшерә. Бу аудиограмма буенча, дәгъвачының саңгыраулыгы 3нче дәрәҗә ишетү кыенлыгына туры килә. 

Сатып алганда дәгъвачыга көчле ишетү аппаратлары кирәк була. Аның тарафыннан хаталы рәвештә, аппаратлар сатып алынган вакытта ишетү кыенлыгының 2нче дәрәҗәсенә туры килә, дип язылган була, шуңа күрә бу аппаратлар куәте буенча аның өчен дөрес сайланган, дәгъвачыга көчлерәк аппаратлар кирәк дигән нәтиҗә ясалмаган. Ә кулланучы тарафыннан сатып алынган аппаратлар уртача куәтле. Колак төймәләренә (вкладыш) килгәндә, эксперт аңлатканча, алар клиентның шәхси анатомия үзенчәлекләренә туры килми һәм акустикага җавап бирми. Бәлки, аларның күчерелмәсе (слепок) дөрес ясалмагандыр һәм ул җитештерүчеләр җитешсезлеге булып тора. 

Суд, дәгъвачыга товарның төп куллану үзлекләре турында тулы мәгълүмат тиешенчә җиткерелмәгән, дигән нәтиҗәгә килә. Дәгъвачыга аның ишетү дәрәҗәсенә туры килмәгән, шулай ук аның куллану үзлекләренә карата тиешле сыйфаты булмаган товар сатыла. Нәтиҗәдә, әлеге ишетү аппаратлары сатып алынган вакытта да, хәзер дә дәгъвачы тарафыннан аның ишетү дәрәҗәсенә туры китереп, кулланыла алмый. Суд дәгъва таләпләрен өлешчә канәгатьләндерергә, компаниядән колак аппаратлары, колак төймәләре бәясен, неустойка, мораль зыянны компенсацияләтергә, штраф түләтергә карар итә. 

Гарантия срогы билгеләнгән товарга карата, аны кулланучыга тапшырганнан соң, кулланучының товарны куллану, саклау яки транспортлау кагыйдәләрен бозуы, өченче затларның гамәлләре яки җиңә алмаслык көч нәтиҗәсендә барлыкка килгәнен исбатламаса, товарның җитешсезлекләре өчен сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер җаваплы.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы 

Җылыткычтан баш тартасыңмы? Гариза яз!

Техник яктан катлаулы товарларны ничек кире кайтарырга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә консультация сорап гражданин мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, телевизордан реклама күргәч, ул портатив җылыткыч сатып алган. Ләкин аны почта аша алгач, ул бик кечкенә һәм кирәкле мәйданны җылыта алмаячагын аңлаган. Кулланучы берничә көннән соң товарны сатучыга хәбәр итмичә кире җибәрә. Ул дөрес һәм законлы эшләгәнме?

Белгечләр аңлатканча, ваклап сату онлайн-сәүдә — ул дистанцион сәүдә дә — Интернет аша шәхси файдаланудагы теләсә нинди товарларны сату. Товарларны дистанцион ысул белән сату РФ Гражданлык кодексы, РФнең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1нче номерлы «Кулланучылар хокукын яклау» Законы, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463нче номерлы карары белән көйләнә.

Техник яктан катлаулы товарларны дистанцион ысул белән сатып алганда, кулланучы заказ ителгән товардан баш тартырга һәм түләнгән сумманы товарда җитешсезлек аркасында да, алынган товарның кулланучының көткәненә туры килмәве сәбәпле дә кайтарырга теләгән хәлләр еш була. Мондый очракларда сатучы белән кулланучы арасында бәхәсләр еш чыга, чөнки сатучы фикеренчә, тиешле сыйфатлы техник яктан катлаулы товарлар алмаштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел.

Әмма дистанцион ысул белән сатып алынган товарларга карата кагыйдәләр гадәтидән аерыла. Чыннан да, кулланучы товар тапшырылганчы теләсә кайсы вакытта, ә товар тапшырылганнан соң җиде көн дәвамында товардан баш тартырга хокуклы. Әгәр дә тиешле сыйфатлы товарны кайтару тәртибе һәм вакыты турында мәгълүмат товарны китерү вакытында язма рәвештә бирелмәсә, кулланучы товарны тапшырганнан соң өч ай эчендә аңардан баш тартырга хокуклы.

Товардан баш тарткан очракта, сатучы кулланучыга килешү буенча түләнгән акчалата сумманы, сатучының кире кайтарылган товарны кулланучыдан китерү чыгымнарын исәпкә алмаганда, кулланучы тиешле таләпне куйганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча кире кайтарырга тиеш. Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, кулланучы барысын да закон нигезендә эшләгән. Ләкин бер момент бар: кулланучыга җылыткычны кире кайтарырга һәм сарыф ителгән акчаны алырга теләсә, язма гариза язарга һәм аны сатучыга җибәрергә кирәк иде. Әгәр сатучы кулланучы өчен уңай карар кабул итсә, бу очракта гына товарны сатучыга җибәрергә. Кабул ителгән карар турында кулланучыга язма җавап яки телефон аша хәбәр ителергә мөмкин. Әгәр сатып алучы теләге кире кагылган яки аның гаризасы игътибарга алынмаган булса, ул компетентлы органнарга мөрәҗәгать итә ала.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы

Эш вакытында башкарылды, әмма җитешсезлек белән

Дәгъва белдергәннән соң кулланучының гамәлләре

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә консультация сорап мөрәҗәгать иттеләр. 2023 елның 4 сентябрендә кулланучы күзлеккә заказ бирә. Җитештерү вакыты 21 көн дип билгеләнгән. Эш вакытында башкарыла, әмма җитешсезлек белән. 2023 елның 26 сентябрендәге дәгъваны рәсмиләштергәч, кулланучы кимчелекләрне бетерүнең 10 көнлек вакытын күрсәткәннән соң, сатучы аны җитештерүчегә Мәскәүгә җибәрә. Дәгъва белдерелгәннән соң бер айдан артык вакыт уза, ләкин кулланучының таләбе канәгатьләндерелми.

Бүлек белгече «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 29нчы маддәсе нормаларын аңлатты. Кулланучы башкарылган эшнең кимчелекләрен ачыклаганда түбәндәге таләпләрне куярга хокуклы:

— башкарылган эшнең кимчелекләрен түләүсез бетерү;
— башкарылган эш бәясен тиешле киметү;
— шул ук сыйфатлы бертөрле материалдан башка әйберне түләүсез ясау яки кабат эш башкару;
— үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эшнең кимчелекләрен бетерү чыгымнарны каплау.

Шулай ук, РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законының 29нчы маддәсеннән чыгып, кулланучының кимчелекләрне түләүсез бетерү турындагы таләпләрен канәгатьләндерү башкаручыны эшне тәмамлау вакытын бозган өчен неустойка формасында җаваплылыктан азат итми. Неустойканың күләме РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Законының 28нче маддәсенең 5нче пункты белән билгеләнә, ягъни эшне башкаруның билгеләнгән сроклары бозылган очракта, башкаручы кулланучыга һәр срокны узган көн өчен башкарылган эш бәясенең 3 проценты күләмендә неустойка түли. Әгәр дә башкаручы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, аңа бу мәсьәләне хәл итү өчен судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Түләүле баш тарту: бу законлымы?

Кайнар линия җавап бирә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының кайнар линиясенә кулланучыдан сорау килде: «Интернет-кибет аша блузкага заказ бирдем. Шунда ук түләүле баш тарту шарты барлыгын күрдем. Товар килгәч, брак таптым. Мин блузкадан баш тарттым. Акчаны кире кайтардылар, ләкин түләүле баш тарту суммасыннан кимрәк. Бу законлымы?» 

Мондый сораулар кулланучыларда еш очрый. Территориаль орган белгечләре аңлатма бирде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1нче номерлы РФ Законының 26.1нче маддәсенең 5нче пункты нигезендә тиешле сыйфатсыз товарны дистанцион ысул белән сату нәтиҗәләре әлеге Законның 18-24нче мәддәләрендә каралган нигезләмәләр белән билгеләнгән.

Законның 18нче маддәсенең 1нче пунктына ярашлы рәвештә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан билгеләнмәгән булса, кулланучы үз теләге буенча түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
— шул ук маркалы товарга (шушы ук модель һәм (яки) артикулга) алмаштыруны;
— сатып алу бәясен тиешле яңадан исәпләү белән башка маркалы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыруны;
— сатып алу бәясенең чагыштырмача киметелүен;
— товарның кимчелекләрен кичекмәстән түләүсез бетерү яки кулланучы, яки өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплауны;
— сатып алу — сату килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә. Сатучының таләпләре буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.

Кулланучы шулай ук тиешле сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Зыянны кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен әлеге закон белән билгеләнгән вакыт эчендә каплыйлар.

Югарыда әйтелгәннәр белән бәйле рәвештә, товарны ташу өчен акча тоту законсыз булачак. 

Мәсьәләне хәл итү өчен кулланучыга сатучыга мөрәҗәгать итәргә, анда килеп туган хәлне тасвирларга һәм үз таләпләрен күрсәтергә яки аны шәхси кабинетта формалаштырырга кирәк. Кулланучының таләпләре ирекле рәвештә канәгатьләндерелмәгән очракта, судка мөрәҗәгать итәргә була. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы дәгъва хаты һәм кирәк булганда — дәгъва гаризасы төзүдә ярдәм күрсәтә ала.
Консультацияләр алу өчен һәрвакыт ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банк урамы, 2А йорт, тел.8(84366) 3-28-93.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Суд гаделлекне торгызды

Транспорт чарасын сатып алу — сату турында

Машина сатып алып, бер ирнең транспорт мәсьәләсе хәл ителми, ә суд тикшеренүләре мәшәкате өстәлә. Түбән камалы судка кулланучылар хокукларын яклау оешмасына дәгъва белән мөрәҗәгать итте.

Аның белән оешма арасында кулланышта булган транспорт чарасын сатып алу — сату килешүе төзелгән. Сатып алу вакытында, белдерүдә һәм автомобильнең одометрында 155000 км йөрүе турында күрсәтелгән булган. Дәгъвачы чираттагы ремонт теләге белән «Апеллсин» автоүзәгенә (рәсми дилер) мөрәҗәгать иткән, анда километрлар исәбенең киметелгән булуы ачыкланган. Дәгъвачы, җавап тотучы «Авито» сайтында урнаштырган мәгълүмат буенча автомобиль турында мәгълүматка заказ бирә, ә анда башта 230000 км йөреш күрсәтелгән һәм соңрак ул 155000 километрга үзгәртелгән булып чыга. 

«Авито» сайтында игълан буенча, таләп куелган вакытка 140000 — 160000 км һәм 240000 — 266000 км йөреш булганда бәя аермасы 85500 сум тәшкил итә. Дәгъвачы җавап бирүчегә бәяне киметү һәм 85500 сум күләмендә акчаны кире кайтару турында дәгъва белән мөрәҗәгать итә, әмма дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тартыла, автомобильне башкасына алыштырырга яки сатып алу — сату килешүен өзәргә тәкъдим ителә.

Бу тәкъдим белән дәгъвачы ризалашмый. Аның фикеренчә, аңа «киметелгән» йөрешле автомобиль сатылган, ягъни сатучы яшергән җитешсезлек белән. Дәгъвачы җавап бирүчедән бәяне 85500 сумга киметүне, 10000 сум күләмендә мораль зыянны компенсацияләү, 80850 сум күләмендә неустойка, штраф түләтүне сорый.

РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законының 10нчы маддәсенең 1нче пункты нигезендә, җитештерүче (башкаручы, сатучы) кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәтләр) турында кирәкле һәм ышанычлы мәгълүматны вакытында бирергә тиеш. Законның 10нчы маддәсенең 3нче пунктында, әгәр кулланучы сатып алган товар кулланылышта яки анда читләштерелгән җитешсезлек (кимчелекләр) булса, кулланучыга бу хакта мәгълүмат бирелергә тиешлеге билгеләнгән.

Махсус белемнәре булмаган кулланучы (аны бу очракта РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Законның 12нче маддәсенең 4нче пункты яклый), сатып алу — сату килешүен төзегәндә сатып алынган товарның игълан ителгән характеристикаларга һәм куллану үзлекләренә туры килмәвен ачыкламаска мөмкин. Сатучы, киресенчә, товарның характеристикаларына һәм куллану үзлекләренә туры килмәвен белеп яки чамалап та сатып алучыга хәбәр итмәгән фактлар белән бәйле очракта, җаваплы. 

РФ Югары Суды Пленумының 2012 елның 28 июнендәге 17нче номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы бәхәсләр буенча гражданлык эшләрен судлар тарафыннан карау турында» карарында, кулланучы хокукларын бозуга бәйле рәвештә китерелгән зыянны, закон буенча җаваплылыкның чикләнгән күләме билгеләнгән очраклардан тыш, җитештерүченең (башкаручы, сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер) тулы күләмдә капларга тиешлеге аңлатыла. Шуны да истә тотарга кирәк: зыянны закон яки шартнамә белән билгеләнгән неустойкадан (пенядан) тыш түлиләр, шулай ук неустойка түләү һәм зыянны каплау кулланучы хокукын бозган затны кулланучы алдында бурычларын үтәүдән азат итми (РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Законының 13нче маддәсендәге 2, 3нче пунктлары). 

Суд, барлык дәлилләрне карап чыгып, кулланучының таләпләрен өлешчә канәгатьләндерергә карар итә, ул компаниядән бәяне чагыштырмача киметү хисабына 85 500 сум, мораль зыянны компенсацияләү суммасы 3 000 сум, 80 850 сум күләмендә неустойка, 84 675 сум күләмендә штраф түләтергә карар итә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы


Тез калканын сайлау — җаваплы эш

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына кулланучыдан мондый сорау килде: «Мин аягымны җәрәхәтләдем, шуңа күрә ортопедия салонында тез калканнары сатып алырга булдым. Аны, уйлавым буенча, үлчәве буенча сайладылар. Ләкин куллану барышында ул минем өчен зур булып чыкты, шуңа күрә ул аяктан шуып төшә. Мин аны кечерәгенә алыштырырга теләдем, ләкин сатучы аны кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган товарларга карый дип әйтте. Бу дөресме?»

Тез калканы — ул тезгә бандаж. Җиңел, уртача яки нык фиксацияләнгән, тез буыннарын каплап торган һәм аңа тыгыз яткан бәйләм рәвешендә ортез. Максатына карап, ул төрле типта һәм төрле формада булырга мөмкин. Еш кына тезлекне табиб киңәшләре буенча сайлыйлар (ялкынсыну процессы, җәрәхәтләр, операцияләр); актив спорт һәм бию төрләре белән шөгыльләнгәннән соң җәрәхәтләрне профилактикалау һәм дәвалау өчен; тезгә көчәйтелгән йөкләнеш белән бәйле эш вакытында җәрәхәтләрне профилактикалау һәм дәвалау өчен.

Әлмәт территориаль органы белгечләре аңлатканча, ортопедия эшләнмәләренең күбесе алыштырылмый һәм кире кабул ителми, чөнки алар медицина билгеләнешендәге эшләнмәләргә карый: өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар (металл, резина, тукыма һәм башка материаллардан санитария һәм гигиена әйберләре, медицина эшләнмәләре, авыз куышлыгы гигиена чаралары, күзлек линзалары, балаларны карау әйберләре), дару препаратлары (РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463нче номерлы карары редакциясендә). 

Әгәр кулланучы үз хокуклары бозылган дип саный икән, ул товар алмаштыру турында дәгъва белдерә ала. Кулланучының таләпләре канәгатьләндерелмәгән очракта, ул судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы

Әгәр дә томографның «көче җитмәсә» 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына гражданка мөрәҗәгать итте: «Тез буыннары җәрәхәтләнү сәбәпле, улым магнит-резонанс томографиясен (МРТ) узды, хезмәт өчен түләде. Әмма травматолог Түбән Камадагы МРТдан алынган мәгълүмат җитмәү сәбәпле, Чаллыга кабат МРТга җибәрә, улым моның өчен дә түли. Ачыкланганча, Түбән Камада эшләнгән МРТ, көче җитмәгәнлектән, тез буыннарын блокадалау проблемасын ачык күрсәтмәгән. Бу очракта мин нәрсә эшләргә хокуклы? Процедура өчен ике тапкыр түләү, шулай ук башка чыгымнар...»

Түбән Кама территориаль органы белгечләре аңлатканча, магнит-резонанс томографиясе — сеңерләр, буыннар, мускуллар һәм кимерчәкләрнең җентекле сурәтләрен алу өчен кулланыла торган инвазив булмаган процедура. Ул травматик, ялкынсыну, яшь белән бәйле дегенератив характерындагы авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Томографларның куәте тесла (Тл) белән үлчәнә. Магнит кыры көчәнеше 0,4 Тл, 1,5 Тл һәм 3,0 булган МРТ аппаратлары була. Көч никадәр югары булса, рәсемнең ачык, аңлаешлы чыгуы шулкадәр яхшырак.

Әгәр граждан үзенә тиешле сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән дип саный икән, закон дәгъва белдерү стадиясен узып, шунда ук судка барырга рөхсәт итә. Әмма хезмәтләр түләүле булса, проблеманы судка кадәр хәл итәргә тырышырга киңәш итәбез. Башкаручылар үз ягыннан хокук бозуларны күргәч, еш кына кулланучыга каршы баралар — я килешү буенча чыгымнарны каплыйлар, я хезмәтне үзгәртәләр, кирәкле ярдәмне бушлай күрсәтәләр. Түбәндәге эш алгоритмын тәкъдим итәбез. Медицина учреждениесенең баш табибына мөрәҗәгать итегез. Мондый мөрәҗәгатьне ике нөсхәдә язып бирергә кирәк. Берсе медицина оешмасында, икенчесе — баш табиб резолюциясе булган пациентта кала. Закон буенча ул мондый мөрәҗәгатькә җавап бирергә тиеш. 

Сыйфатсыз хезмәт күрсәтү очрагында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 29нчы маддәсе нигезендә, кулланучы күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләрен түләүсез бетерүне; күрсәтелгән хезмәтнең бәясен тиешенчә киметүне; хезмәтне түләүсез кабат күрсәтүне; кулланучы тарафыннан күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләрен бетерү буенча үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан тотылган чыгымнарны каплауны таләп итәргә хокуклы.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы

Ә мораль зыян өчен?

Кулланучының нинди компенсацияләргә хокукы бар

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына кулланучы туристлык продукты турында сорау белән мөрәҗәгать итте. Турның бәясе кире кайтарылса да, таләпләрне судка бирергә мөмкинме?

Эш шунда ки, кулланучы белән турагентлык арасында туристлык продуктын сатуга килешү төзелгән, аның нигезендә турагент туристлык продуктына кергән хезмәтләр комплексын тәэмин итәргә бурычлы. Кулланучы тарафыннан түләү башкарылган. Туроператор заявканың броньлануын һәм күрсәтелгән тур өчен түләү алуын раслаган. Әмма расланган туристлык продуктына керүче хезмәтләр (Казан-Сочи-Казан маршруты буенча авиаочыш; «Иртәнге аш кертелгән» программасы буенча туклану; кунакханәдә яшәү***) күрсәтелмәгән. Аның сәбәпләре турында мәгълүматны туроператор кулланучыга да, туристлык агентына да хәбәр итми. Сәфәрнең килешүдә күрсәтелгән срокларда узмавы туристка бәйле түгел шартлар аркасында узмый, шуңа күрә ул туроператорга түләнгән акчаларны кире кайтару турында гариза җибәрә, әмма таләп вакытында канәгатьләндерелми.

Кулланучы белдергән таләпләр белән судка мөрәҗәгать итә: туристлык хезмәтләрен сату килешүен өзү, туристлык продукты өчен түләнгән акчаларны кайтару, неустойка, почта чыгымнары, турны яңадан сатып алу белән бәйле югалтулар, мораль зыянны компенсацияләү, штраф. Сорау: кулланучының туристлык продукты өчен түләнгән акчаны түләтүдән башка барлык таләпләрне калдырырга хокукы бармы, чөнки суд утырышы башланганчы туроператор аңа тур бәясен кайтарган?

Белгечләр аңлатканча, "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында"гы 132-ФЗ номерлы Федераль законның 6нчы һәм 9нчы маддәләре нигезендә, сәяхәткә әзерлек вакытында турист туристлык продуктын туроператор яки турагент тарафыннан сату турындагы шартнамә шартлары Россия Федерациясе законнары нигезендә билгеләнгән тәртиптә үтәлмәгән очракта, зыянны каплау һәм мораль зыянны компенсацияләү хокукына ия. Әлеге законның 10нчы маддәсенә ярашлы рәвештә, һәр ике як та, шартларның шактый үзгәрүе сәбәпле, туристлык продуктын сату турында килешүне үзгәртүне яки өзүне таләп итәргә хокуклы. Кулланучының тур өчен түләнгән акчаларны кире кайтару таләпләрен канәгатьләндерү вакыты туроператор тарафыннан бозылган, чөнки акча кулланучы судка мөрәҗәгать иткәннән соң гына кире кайтарылган.

Мондый шартларда неустойканы түләтү турында таләпләре нигезле булып тора. РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законының 15нче маддәсе нигезендә, кулланучының хокукларын бозу нәтиҗәсендә кулланучыга китерелгән әхлакый зыян, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче Россия Федерациясе законнары һәм хокукый актларында каралган, аның гаебе булганда зыян китерүче тарафыннан компенсацияләнергә тиеш. Моннан тыш, туроператордан дәгъвачы файдасына РФ ГКның 15нче кагыйдәсе буенча түләүле тур һәм туроператорның баш тартуы нәтиҗәсендә сатып алынган яңа тур арасындагы аерма рәвешендә зыян түләтелергә мөмкин.

РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законының 13нче маддәсендәге 6нчы пункты нигезендә, суд кулланучының закон белән билгеләнгән таләпләрен канәгатьләндергәндә, кулланучы таләпләрен ирекле тәртиптә канәгатьләндермәгән өчен, кулланучы файдасына суд тарафыннан бирелгән сумманың 50 проценты күләмендә штрафны җитештерүчедән (башкаручы, сатучы, вәкаләтле оешма) түләтә. Шулай ук ГПКның 98нче маддәсенә ярашлы рәвештә, җавап бирүчедән дәгъвачы файдасына почта чыгымнарын түләтергә мөмкин. Югарыда әйтелгәннәрдән кулланучының таләпләре законлы икәнлеге күренә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы

Юлга — бала белән

Тимер юл транспортында йөргәндә балаларга билетлар рәсмиләштерү турында

Бала белән сәяхәт иткәндә нинди транспорт төреннән файдаланырга һәм поездга билет алырга карар иткәндә, балаларның тимер юл транспорты белән йөрү үзенчәлекләренә игътибар итегез.

Пассажирларны тимер юл транспорты белән йөртү буенча хезмәтләр күрсәтү түбәндәге норматив хокукый актлар белән көйләнә:
— 07.02.1992 елдагы "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы 2300-1нче РФ Законы белән;
— 2003 елның 10 гыйнварындагы «Россия Федерациясе тимер юл транспорты Уставы» № 18-ФЗ Федераль закон белән;
— РФ Хөкүмәтенең 27.05.2021 елгы 810нчы номерлы карары белән расланган шәхси, гаилә, өй һәм башка эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле булмаган ихтыяҗлар өчен пассажирларны, шулай ук йөкләрне, багаж һәм йөк багажын тимер юл транспортында йөртү буенча хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре;
— РФ Транспорт Министрлыгының 05.09.2022 елгы 352нче номерлы боерыгы белән расланган тимер юл транспорты белән пассажирлар, багаж, йөк багажы йөртү кагыйдәләре.

Игътибар!

Поездга билет сатып алганда, шуны истә тотарга кирәк: баланың яше сәяхәт башланган көнгә билгеләнә. Әгәр дә баланың туган көне билет сатып алганнан соң, ләкин сәяхәткә кадәр булса, билетны туган көн үткән кебек рәсмиләштерергә кирәк

5 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРНЫҢ ЙӨРҮЕ

Сәяхәтне планлаштырганда, сезнең өчен нәрсә мөһимрәк — уңайлылыкмы яки акчамы, шуны уйларга киңәш итәбез. Сайлау өчен ике вариант бар: бала белән бер урында йөрү яки тариф буенча аерым балалар билеты сатып алу (өлкәннәр билеты бәясенең якынча 35% тан 50% ка кадәр).

Ерак арага йөрүче поездда пассажир, әгәр ул аерым урын алып тормаса, 5 яшьтән өлкәнрәк булмаган бер баланы бушлай йөртергә хокуклы. 5 яшькә кадәрге балалар урынсыз рәсмиләштерелгән бушлай юл йөрү документлары (билетлар) буенча багаж кабул ителми. Әгәр дә сез бала белән сәяхәт итәсез һәм коляскага мохтаҗ булсагыз, бу очракта билгеләнгән кул багажы нормасыннан артык түләү алынмый.

7 яшьтән өлкәнрәк булмаган балаларны шәһәр яны поездында пассажир буларак йөртү бушлай башкарыла. Өлкәннәр озата йөрмәсә, мондый балаларга йөрү рөхсәт ителми. Әгәр поезд киткән көнне балага 5 яшь тулса һәм бала аерым урын алмаса, аңа түләүсез юл йөрү документы рәсмиләштерелә. Ә урын алса, аңа билгеләнгән тәртиптә балаларны йөртү тарифы буенча билет рәсмиләштерелә.

Ерак арага йөрүче поездга билетны 14 яшькә кадәрге затның тууы турында таныклык мәгълүматлары нигезендә рәсмиләштерәләр. Бер айга кадәрге балалар өчен ерак юлга баручы поездга билет медицина оешмасы яки медицина эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәр тарафыннан бирелгән туу турында медицина таныклыгы мәгълүматлары нигезендә бирелергә мөмкин. Бу очракта ерак юлга баручы поездга юл йөрү документында (билетында) баланың (ата-ананың яки башка кешенең) туу турында медицина таныклыгында күрсәтелгән фамилиясе, шулай ук туу турында шундый медицина таныклыгының сериясе һәм номеры күрсәтелергә тиеш.

5 ЯШЬТӘН 10 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРНЫ ЙӨРТҮ

Бу яшьтәгеләргә категориясендә бушлай билет ташламалы категориядә генә рәсмиләштерелә. Ерак арага йөрүче поездда пассажир 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге балаларны йөртү тарифына туры китереп, түләп йөртергә хокуклы.

10 яшькә кадәрге балаларны ерак юлга баручы поездларда, тимер юл транспортыннан файдаланучы укучыларның гомуми белем бирү оешмаларына бару очракларыннан тыш, өлкәннәрдән башка йөртү рөхсәт ителми.

Монда шулай ук баланың яше сәяхәт башланган көнгә билгеләнә. Әгәр поезд киткән көнне балага 10 яшь тулса, аңа балалар тарифы буенча юл йөрү документы рәсмиләштерелә.

10 яшькә кадәрге балаларга купеда юл йөрү документлары баланың җенесенә карамастан, «хатын-кыз» яки «ир-ат» билгесе белән рәсмиләштерелә.

10 ЯШЬТӘН ӨЛКӘНРӘК БАЛАЛАРНЫ ЙӨРТҮ

10 яшьтән өлкәнрәк балаларга ерак юлга баручы поездга билет, туу турында таныклык нигезендә, өлкәннәр тарифы буенча рәсмиләштерелә. 14 яшькә җиткәч, 90 көн эчендә һәм паспорт алу өчен кирәкле вакыт тәмамланганчы, юл йөрү билеты туу турында таныклык нигезендә дә рәсмиләштерелә. Ерак арага йөрүче поездда «хатын-кыз», «ир-ат» билгесе белән купе яки тиешле җенестәге балалары булган пассажирлар өчен махсус урыннар булганда, җенесе белән туры килгән балалы пассажир күрсәтелгән купега яки урынга юл йөрү билеты сатып алу хокукына ия.

«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның консультация үзәге

Иң мөһиме — уңайлылык һәм җылылык

Кышкы аяк киеме сатып алганда киңәшләр

Кышкы аяк киемен сайлаганда игътибар итәр өчен берничә мөһим үзенчәлек бар. Бу сатып алынган аяк киеменең салкын шартларда уңайлы булуына бәйле булачак

ҖЫЛЫТКЫЧ

Табигый мехлы табигый тиредән ясалган җылыткычлы аяк киеме өстенлекле. Мондый аяк киеме эко-тире аналогларына һәм алмаштыргычларына караганда ныграк һәм җылырак. Ясалма материал түбән температурага түзә алмый һәм салкыннан ярыла ала.

Аяк киеме ясала торган барлык материалларны түбәндәгеләргә бүләргә була: 
Табигый тире: берникадәр вакыттан соң аяк формасын алган нык материал җылылыкны саклау һәм һава алмашуны тәэмин итү өчен бик яхшы эшли.

Ясалма тире: күбрәк табигый тирегә арзан альтернатива, салкыннарда деформацияләнә, һаваны начаррак үткәрә һәм хезмәт итү вакыты кыскарак.

Нубук: характеристикалары буенча табигый тирегә охшаш, ләкин дымга сизгер, махсус кайгыртуны таләп итә.

Нейлон: материал яхшы һава әйләнешен тәэмин итә, ләкин вакыт узу белән, тиешле хезмәт күрсәтмичә, су үткәрмәү үзлеген югалта.

Замш: стильле һәм матур күренә, әмма урамда пычрак булса, тышкы кыяфәтен һәм үз сыйфатларын югалта. Шуңа күрә мондый аяк киемен махсус карап торырга кирәк.

АЯК КИЕМЕ ТАБАНЫНЫҢ КАЛЫНЛЫГЫ, МАТЕРИАЛЫ ҺӘМ ҮЛЧӘМЕ

Табаны калынрак булган саен, ул җылырак. Табанның калынлыгы 1 антиметрдан да ким булмаска тиеш. Кышкы аяк киеме табаны моннан тыш, боз һәм кар өстендә таймаска мөмкинлек бирүче рельефлардан булырга тиеш.

Аяк киеме табаны өчен оптималь материаллар:

полиуретан — түбән һәм югары температураларга да түзем;
резина — суга чыдам һәм озакка җитә, таймый;
поливинилхлорид — нык һәм ышанычлы, әмма салкынга түзем түгел.
Экстремаль һәм сәяхәт шартлары өчен кышкы аяк киемен мембрана материалларыннан сайлау яхшырак. Тышкы кыяфәте буенча ул микроскопик тишекләре булган челтәрле тукыма, дымны тыштан үткәрми, ә эчке яктан, киресенчә, чыгара. Бу материаллар аякларны җылы һәм коры тотарга мөмкинлек бирә.

АЯК КИЕМЕ ҮЛЧӘМЕ

Кышкы аяк киеме, җылы оекбаш запасын исәпкә алып, ярты үлчәмгә булса да зуррак булырга тиеш. Аяк киеме эчендә азрак урын калса яхшырак. Әгәр аяк киеме тар булса, аяклар көчле салкыннарда, бигрәк тә бармаклар, туңачак.

АЯК КИЕМЕ ФАСОНЫ

Җылылык, уңайлылык һәм комфорт өчен ярашлы кышкы аяк киемен сайларга кирәк. Иң яхшысы — биек булмаган үкчәле (5 см га кадәр), тотрыклы табанлыны һәм нык фурнитуралыны. Аеруча игътибарны тотрыклы үкчәгә бирергә кирәк, ул аякны тайгак өслектә егылудан һәм бәрелүдән сакларга ярдәм итәчәк. Шулай ук ышанычлы фурнитура да мөһим роль уйный. Шнурлар аяк киемен аякка нык һәм ышанычлы итеп беркетергә мөмкинлек бирә, ә "молния«не эләктерү җиңелрәк.

«Татарстан Республикасында гигиена һәм 
эпидемиология үзәге» ФБУЗның консультация үзәге 

Аңардан башка кулсыз кебек

Кәрәзле телефон сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк

Кәрәзле телефоннар безнең тормышка килеп керде, хәзер аларсыз яшәешне күз алдына да китереп булмый. Күпләр өчен ул аралашу өчен генә түгел, ә күңел ачу, төрле мәгълүмат алу чарасы да. Соңгы вакытта гади кәрәзле телефоннар әкренләп смартфоннарга урын бирде, алар күбрәк чыгарыла башлады. Аларны сайлап алганда иң беренче чиратта корпусына һәм өстәмә функцияләренә игътибар итәләр. Шулай да, сайлаганда кирәк булган башка мөһим моментлар да бар.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре кулланучыларга кәрәзле телефон сатып алганда башта булачак телефон маркасын билгеләргә киңәш итә. Әгәр дә сез искергән модельне заманчаракка үзгәртәсез һәм аннан алдагы аппарат интерфейсына күнеккән булсагыз, бу — бик мөһим.
Телефоннар бәясе һәм функциональ мөмкинлекләре буенча шактый аерыла. Бәясе һәм характеристикасы буенча кабул ителә торган берничә вариантны сайлап алу һәм аларны чагыштыру яхшырак. Төрле форумнарда һәм социаль челтәрләрдә бәяләмәләрне уку кирәк булачак: күп кешеләрнең тәҗрибәсе нинди телефонны сайларга кирәклеген яхшы күрсәтә.

Сатып алу турында карар кабул иткәннән соң, түбәндәгеләргә игътибар итегез:

  • телефон Элемтә министрлыгы, Дәүләт стандартына туры килү турында сертификат яки декларациягә ия булырга тиеш;
  •  тартмасында, телефон корпусында күрсәтелгән серия номерларын (IMEI), *#06# кодын керткәннән соң, телефон үзе биргән номерлар (телефон кабызылган булмаска тиеш, сим-карта булу мәҗбүри түгел) белән чагыштырыгыз;
  •  телефонның эшен тикшерегез (меню функцияләре, дисплей көйләүләре һәм башкалар).

Телефон комплектында зарядка җайланмасы һәм куллану буенча рус телендә кулланмасы булырга тиеш.

Товарны сатып алучыга тапшырганда бер үк вакытта касса чегы һәм гарантия талоны бирелергә тиеш. Гарантия талонында телефон маркасы һәм моделе, серия номеры, сатучы фирмасының исеме һәм адресы, сату датасы, мөһер һәм сатучының имзасы күрсәтелә.

Моннан тыш, телефон сатып алганда имзалана торган барлык документларны игътибар белән укырга кирәк.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы


Кабул иткәнче товарны тикшерү — сатып алучы өчен гарантия

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә Түбән Каманың электроника һәм көнкүреш техникасы кибетләренең берсенең менеджеры консультация сорап мөрәҗәгать итте. Эш шунда ки, кулланучылар телевизор сатып алган, ләкин инде өйдә, аны тартмадан чыгаргач, дисплейда җитешсезлек тапканнар. Соңрак бу проблема белән кибеткә мөрәҗәгать итәләр. Мондый хәлдә ничек булырга, дип сорый менеджер.

Белгечләр искә төшерүенчә, беренче чиратта, кулланучының таләпләре буенча, техник яктан катлаулы көнкүреш товарларын сатучы зат аның янында товарның комплектлылыгын, беркетелгән документларының булу-булмавын, бәясенең дөреслеген тикшерергә тиеш (РФ Хөкүмәтенең «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен раслау турында» 2463нче номерлы карарының 39нчы пункты). Кызганычка, әгәр кулланучы товарны кабул итү алдыннан моны таләп итмәсә һәм тикшермәсә, телевизорның аны алганчы ватылуын исбатлау мөмкин түгел. Товарны кабул иткәндә, сатып алучы тикшерү уздырылуы, дәгъвалары булмавы турында документка имза куя. Товарны кабул иткәнче аны тикшерү — бу, беренче чиратта, сатып алучыга товарның тышкы яктан бөтенлегенә гарантия.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы

Сиңа нәрсә бүләк итәргә?

Бүләк сертификатларын сату үзенчәлекләре

Бүләк сертификаты — сату ысулы, аны нигездә бүләк рәвешендә сатып алалар. Аның үзенчәлеге шунда ки, нәрсә бүләк итәргә, бүләк ошармы, юкмы икәнен уйларга кирәкми, ә котланучы, аны кулланып, үзенә кирәклесен үзе сайлый ала.

Әмма бүләк сертификатларын кулланганда кулланучыларда еш кына сораулар туа. Аларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре җавап бирә.

Бүләк сертификатлары кибетләрдә акча белән бертигез кабул ителә. Аның өчен түләнгән сумма киләчәктә товар (хезмәт) өчен түләүнең авансы булып тора. Димәк, сертификатның номиналь бәясе өчен сез товарлар яки хезмәтләр алырга хокуклы.

Еш кына сәүдә компанияләре, сертификат бәясеннән файдаланылмаган сумма янып бетә, дип хәбәр итә. Мәсәлән, 2000 сумлык сертификат, ә товарны 1500 сумга сайлыйсыз, 500 сумлык аерманы кибет кире кайтарырга теләми. Бу законсыз. Кибет аванс алганга күрә, ул кулланучыга бу суммага товарлар бирергә яки акчаны кире кайтарырга тиеш. 

Бүләк сертификатына сатып алынган сыйфатсыз товарны кире кайтарганда, кайбер кибетләр сыйфатсыз товарның бәясен бүләк сертификаты белән кайтаруны алга сөрсәләр, яки товарны алмаштыруны гына тәкъдим итсәләр дә, кулланучы товарның бәясен тулаем акча белән кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Чөнки РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законы буенча, конкрет таләпне сайлау хокукы (кайтару, алмашу) сатып алучыда. 

Әгәр бүләк сертификатына формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектлашуы буенча туры килмәгән сыйфатсыз товар сатып алынса, кулланучы, сатып алу көнен исәпкә алмыйча, 14 көн дәвамында аны алмаштырырга хокуклы. Әгәр дә шундый ук товар мөрәҗәгать иткән көндә сатуда юк икән, кулланучы кире кайтарылган товар өчен акча таләп итәргә хокуклы. 

Ләкин, һәр сертификатның вакыты бар. Аның гамәлдә булу вакыты тәмамлангач, кибет сертификатны түләү хисабына кабул итүдән баш тарта ала, әмма сертификат бәясе күләмендә сезнең авансны үзенә калдыра алмый. Бу нигезсез баету дип саналачак. Кулланылмаган акчаны бүләк сертификатыннан 3 ел эчендә кайтаруны таләп итәргә мөмкин — бу судка мөрәҗәгать итү өчен гомуми дәгъва срогы.

Әгәр сатучы сертификат өчен акчаны ирекле рәвештә кайтармаса, дәгъва языгыз. Киләсе адым — судка дәгъва.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы 

Сатучының баш тартуы законсыз

Газ белән эшли торган су җылыткычын сатып алу турында

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кулланучының таләбен үтәүдән баш тарткан сатучы гамәлләренә шикаять белән гражданка А. мөрәҗәгать итте.

Гражданка А. газ белән эшли торган су җылыткычы сатып алган. Соңрак колонка кыска вакыт эшләгәннән соң сүнә һәм озак кына кабынмый башлый. Товарда кимчелекләр гарантия срогы дәвамында барлыкка килгәнлектән, сатып алучы кимчелекләре булган товарны алыштыруны таләп итә. Әмма сатучы товарны алыштырудан баш тарта, товар техник яктан катлаулы һәм 15 көнлек срок тәмамланганнан соң гарантияле ремонт кына мөмкин дип белдерә. 
Территориаль орган белгечләре кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18нче маддәсен һәм «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» 2011 елның 10 ноябрендәге 924нче номерлы РФ Хөкүмәте карарын аңлатты.
Эш шунда ки, газ белән эшли торган су җылыткычлары техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керми, шуңа күрә товарда гарантия срогы дәвамында кимчелекләр ачыкланганда, әгәр алар сатучы тарафыннан билгеләнмәгән булса, кулланучы теләсә нинди таләп, шул исәптән товарны алыштыруны да куярга хокуклы.

Шулай итеп, сатучының гамәлләрендә законнарны бозу билгеләре күренә. Кулланучыга сатучыга дәгъва белдерергә киңәш ителә. Кирәк булса, территориаль орган белгечләре хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Товарны кайтару һәм алмаштыру кагыйдәләре турында

Ведомство карамагындагы районнарда яшәүчеләр белән очрашулар барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре кулланучыларга, товарны кибеткә, сыйфатлы яки сыйфатсызны сатып алуына карамастан, кайтарып бирергә мөмкинлеген аңлатты. Кибеткә товарны кайтару хокукы РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законы нигезләмәләрендә карала. 

Ике атна эчендә товарны кибеткә кайтару турында сөйләгәндә, шуны аңларга кирәк: мондый кыска вакыт, закон нигезендә, сыйфатлы товарларны кайтару өчен генә каралган. Тиешле сыйфатлы товар алмашуның төп нигезләре булып товарның формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектлашуы буенча туры килмәве тора. Товар сатып алынганнан соң 14 көн эчендә сатучыга кайтарыла ала. Шул ук вакытта, срок сатып алганның икенче көннән исәпләнә башлый.
Ләкин һәр сыйфатлы товарны кире кайтарып булмый. Кире кайтарып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге дә бар. Моннан тыш, кире кайтарылган вакытта товар үзенең тышкы кыяфәтен, комплектациясен, ярлыкларын, биркаларын сакларга тиеш, шулай ук килешү төзелү фактын раслаучы товар чегы булырга тиеш. 

Әгәр мөрәҗәгать иткән вакытында шундый ук товар сатуда булмаса, аның өчен акчаны кире кайтару мөмкин. Кулланучының акчалата сумманы кире кайтару турындагы таләбе әйберне тапшырганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Кибеткә товарны кайтару сатып алучының гаризасы нигезендә башкарыла, анда моның сәбәбе кыскача бәян ителә һәм сатучы тарафыннан товарны кабул итү, аны алмаштыру яки элек төзелгән килешүне өзү турында үтенеч бирелә. Сыйфатсыз товар — ул билгеләнгән максат буенча кулланырга яраксыз булган яки аны куллану чикләнгән товар. Кулланучыга сатып алу вакытында хәбәр ителмәгән кимчелекләре булган товарлар гына сыйфатсыз дип санала. Әгәр сатып алучыга товарның җитешсезлекләре турында хәбәр итсәләр, аны кибеткә кире кайтару мөмкин түгел.

Сыйфатсыз товар сатып алынган очракта кулланучы түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
►шул ук маркалы, әмма инде тиешле сыйфатлы товарга алыштыру;
►бәяне яңадан исәпләү белән башка маркалы товарга алыштыру;
► сатып алу бәясен киметү;
►товарның кимчелекләрен кичекмәстән бушлай бетерү, кулланучы яки өченче затлар тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплау;
► сату килешүен өзү.

Товарны кайтару өчен, кибеткә мөрәҗәгать итәргә һәм сатучыга ачыкланган кимчелекләр турында хәбәр итәргә кирәк. Үзең белән товарның чегы һәм паспорты булырга тиеш. Әгәр сатучы кулланучының таләпләрен үтәүдән баш тартса, ачыкланган кимчелекләрне тасвирлап һәм үз таләпләрен күрсәтеп, сәүдә ноктасы җитәкчесе исеменә дәгъва төзергә кирәк. Дәгъвага җавапны ун көн эчендә бирергә тиешләр. Кулланучының алга таба гамәлләре алынган җавапка бәйле.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев