Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

WorldSkills дөнья чемпионатын ачу тантанасында Ёлка һәм Панайотов җырлаячак

Казанда һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты 22 августта ачылачак.

Татарстан башкаласында WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты тантаналы рәвештә 22 августта “Казан Арена” стадионында ачылачак. “Пульс” дип аталган шоу һөнәри осталыкка багышлана. Театральләштерелгән тамашаның төп геройлары – үз һөнәрендә беренче булып яңалык ачучылар, уйлап табучылар, хезмәтне рационаллаштыручылар. Шоуның махсус кунагы робот София булачак, ул – дөньяда гражданлык һәм паспорт алган бердәнбер андроид.

Бәйрәм программасында Ёлка, Александр Панайотов, “Дана Соколова” рок-төркеме, “Jukebox trio” акапелла триосы, Ян Гэ һәм Therr Maitz инди-төркеме чыгыш ясаячак.

Билетларны «Казан Арена» кассаларында сатып алырга була. Кассалар көн саен 10.00-19.00 сәгатьләрдә эшли.

Реклама

Шулай ук билетлар WORLDSKILLSKAZAN2019.COM сайтында сатыла. Билет бәясе – 300 сумнан 1,5 мең сумга кадәр.

Чемпионатның Элемтә үзәге: 8-800-222-00-00.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/01/190764/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X