Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов: Дәүләт Советы депутатларын сайлау уңышлы тәмамланды

"Уртак тырышлык куеп, республикабызның киләчәктә тагын да үсешенә һәм алгарышына ирешербез дип ышанам", диелә мөрәҗәгать текстында.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлау тәмамлану уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле татарстанлылар! Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау уңышлы тәмамланды.

Республика парламентының вәкиллекле составы төзелде. Аның алдында социаль-икътисади үзгәртеп коруларны законнарга нигезләп уздыруны тәэмин итү, гражданнарның иҗтимагый башлангычларына, социаль әһәмияткә ия проектларда катнашуына һәрьяклап ярдәм күрсәтү кебек мөһим бурычлар тора.

Актив рәвештә тавыш биргән, кызыклы тәкъдимнәрен һәм фикерләрен белдергән татарстанлыларга чын йөрәктән рәхмәтемне җиткерәм. Бу тәкъдим-фикерләрне гамәлгә ашыру юнәлешендә бергәләп эшләү хакимиятнең барлык дәрәҗәләренә аеруча зур җаваплылык йөкли.

Реклама

Сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтчеләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә аеруча ихлас рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстанда сайлау, гомумән алганда, оешкан төстә узды.

Кадерле дуслар! Алда безне зур эшләр көтә. Уртак тырышлык куеп, республикабызның киләчәктә тагын да үсешенә һәм алгарышына ирешербез дип ышанам, диелә мөрәҗәгать текстында.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/10/193292/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов

2
X