Якты сагыш
Җиләк чорында бер генә тапкыр булса да, бер генә уч булса да, гаиләбез белән табигать биргән нигъмәтне авыз итеп калырга тырыша торган идек. Иң якын кешем – ирем, беренче өзгән җиләген миңа каптыра һәм... һәрвакытта да тәлгәшле җиләк бүләк итә иде. Аңардан күреп, балалар да әни җиләге җыеп бирә.
Менә шушы мизгел күңелемне актарып сала, балачагыма кайтара, әллә нинди рәхәт тә, сагышлы да хисләр кичерәм. Тормыш иптәшем белән бергә үтелгән елларны сагынам. Балалык елларымны сагынып сөйләрлек иткән авылдаш әбекәйләрне юксынам. Без үскәндә урамыбызда бабайлар аз иде, чөнки күпләре, минем ике бабам кебек, Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Безнең авылдан гына да 200дән артык ир-егет сугыштан әйләнеп кайтмаган. Зур гына урамда бер кул бармагы белән генә санарлык иде шул алар – Кираметдин, Галимҗан, Әхмәтҗан, Сабирҗан бабайлар. Әбиләр, Аллаһның биргәненә шөкер, һәр йорт саен диярлек бар иде. Һәм алар шундый нурлы, шундый ак иде. Зирәк, юмарт күңелле карчыклар тәрбиясе эләкте безгә. Җәйләрен айлы-йолдызлы күк астында, капка каршындагы эскәмиягә чүмәшеп; кышларын җылы ак мичкә арка терәп утырып әбиләребез кыйссаларын тыңлау бәхете тәтеде.
...Җиләк вакыты бер генә. Ел буе көтеп алган, үзгә бер яме булган шушы мәлне авыл халкы кулдан ычкындырмый, бигрәк тә әбиләр, бала-чагалар да алардан калышмаска тырыша. Ел саен, җиләк чорында күңел дәфтәремә җуелмаслык итеп язылып калган күренешне хәтеремдә яңартам.
Урман аланлыгы. Мәмрәп торган, якут асылташларыдай җемелдәшеп яткан каен җиләкләренең исенә башлар әйләнеп китмәле. Ә тәме?!. Без, бер төркем бала-чага, әбекәйләр белән җиләк җыябыз. Безнең шул булыр инде, бераз җиләк җыюга кәрҗиннәребезнең, кечкенә чиләкләребезнең төпләрен тикшерешеп чыгабыз. Янәсе, кемнең савытының төбе күмелгән дә, кемнеке юк.
– Бөтерчекләр, башта ашагыз сез, аннары җыярга җиңелрәк була ул, – ди әбекәйләр.
Чынлап та, нәфесеңне тыя-тыя җиләк җыю бала-чага өчен зур сынау бит инде ул. Алай да, сер бирмәскә тырышабыз. Иң элек савытларыбызны тутырабыз. Аннары берәр бәйләм мәтрүшкә җыябыз да кайтыр юлга чыгабыз. Урман белән авыл арасы ерак түгел дә кебек, әмма тәпи-тәпи атлый торгач ардыра. Басу-кырларны ышыклау өчен утыртылган агач тезмәсе буйлап кайтабыз да кайтабыз. Әнә шул тезмәнең кайсыдыр бер төшендә баллы куәт – чәчәк, серкә очыручы арыш бөртеге, юкә чәчәкләре исе белән тулган була. Хуш ис битләргә үк ягыла. Нәкъ шул урында утырып ял итәбез, бала-чага тамак ялгап ала. Әбиләребез читек-кәвешләренә мәсех тартып, өйдән алган банкадагы су белән тәһарәтләнеп намаз укыйлар. Изге Рамазан ае нәкъ җиләк өлгергән чорга туры килгәнлектән алар бөртек тә ризык капмыйлар.
– Без кояшны яулык белән каплап торабыз, бер йотым су эчәсезме? – ди нәни сеңелем Чулпан. Таң беленгәннән алып кояш батканчыга кадәр ашарга-эчәргә ярамаганын белгән сабыйның беркатлы, балалык белән әйтелгән сүзләренә әбиләрнең хәтере калмый. Яхшылап аңлаталар. Аллаһ Тәгалә синең якты көндәме, караңгы төндәме, кайчан гына, кайда гына булмасын, кылган яманлыгыңны, начарлыкларыңны белеп, ишетеп, күреп тора. Башыңа нинди генә кирәкмәс уйлар килсә дә, һәрвакытта да беренче итеп: «Аллаһ Тәгалә белә, күрә, ишетә бит!» дигән уйны аңыбызга салалар. Тамчы тама-тама таш яра, диләр.
Әбекәйләрнең файдалы нәсихәтләре, кызыклы, мавыктыргыч хикәятләре, әкият-легендалары үзенең матур эшен эшләде. Бер чорда үскән, укыган, балачак, үсмерчак чорын кичергән безнең урам балаларының илгә-көнгә, гаиләләренә файда китерердәй кешеләр булып җитешүендә әнә шул әбиләр фәлсәфәсе зур йогынты ясагандыр, мөгаен.
Авылга кайткан саен күңелем белән шул әбиләрне эзлим. Беләм, алар Ахирәткә күчкән. Менә аларга охшаган әбиләрне эзлим. Хәзерге әбиләр замана тормышы белән яшәгәнгәме, әллә башка тәэсирме, элекеке әбиләр төсле түгел, киенүләре дә, үз-үзләрен тотышлары да башка. Ак ситсыга вак кына бизәкләр төшкән, бәби итәкле күлмәк кигән, шикәрдәй ак яулыкларын бөркәнгән карчыкларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә тапмассың. Күпмеләр татар авылларында йөреп тә, минем балачагымдагы ак әбекәйләргә охшаган өлкәннәрне бик-бик сирәк очратырга туры килә. Бервакытны шулай, саф татар авылында әңгәмәне шул юнәлешкә борып җибәргәч, арадан өлкән яшьтәге апа әйтеп куйды: «Без, апаем, марҗаларча киенеп өйрәнгән инде. Аннары, тубыктан торган озын күлмәк, татарча дүртпочмаклап бәйләнгән яулык эшләргә дә мишәйтли, Ходай Тәгалә кичерсен безне». Җавап та, аклану да шушы.
– Әнә шул эш-эш дия-дия гомер үтә дә китә, Ахирәт тормышы турында уйларга вакыт та калмый. Тиздән изге Рамазан аена керәбез, ниятләдегезме соң? – дим. – Ии, апаем, мин чәйсез тора алмыйм. Каты гына итеп, сөтләп чәй эчмәсәм башым авырта, – диде берничәсе сүз берләшкәндәй. Нәкъ шул вакытта өйлә намазына чакырып мәчет манарасыннан азан яңгырады.
И-и, мөкатдәс, моңлы азан! Заманында дүрт мәхәлләле авылда биш вакыт намазга чакырып азан яңгыраган һәм түбәтәйле аксакаллар, ир-егетләр һәм читек-кәвешле карчыкклар, шәригатьчә киенгән хатын-кызлар намазга баскандыр.
Бүген ничек соң бу җәһәттән безнең хәлләр? «Кыйбланы күрсәтә беләсеңме?» дигән сорауга уңай җавап бирүче табылырмы?
Җәй айларында – кояш батмас борын аткан чакларда, тәнне куырып алырлык, сулышны буарлык эссе чорда, урак урганда, печән чапканда да уразасын тоткан, биш вакыт намазын калдырмаган элгәрләребез – ата-бабаларыбыз динсез-денсез буынга рәнҗемисезме?
Күктә яңа туган айны күргәч: «Ай күрдем аман белән, күңелем тулды иман белән» дип әйт оланым», – дигән әбекәйләребез булырмы соң алдагы гомерләрдә?..
Фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев