Җиңүчеләргә – теннис ракеткалары
28 майда Теләнче Тамак коррекция мәктәбендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган теннис ярышлары үтте. Иң матур уен күрсәткән Александр Илюхин һәм Эльвира Низамиева 1 урынга лаек булдылар, республика физкультура һәм спорт җәмгыятенең мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнделәр. Чаллы "Спорт хәрәкәте" инвалидлар җәмгыяте рәисе Әсхәт Галиев җиңүчеләргә теннис ракеткалары бүләк итте.