Президент тег белән яңалыклар
-
ТР Президентының килүе көтелә
25 августта, шимбә көнне, районга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Визит барышында ул "Кама-Бекон" җәмгыятендә булып, 5040 дуңгызга исәпләнгән югары технологияле комплексны сафка кертүдә катнашачак.
-
Рөстәм Миңнеханов: “Төп бурыч – уракны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү”
8 август көнне районга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Рөстәм Нургали улы бу көнне Тукай, Минзәлә, Мөслим районнарында урып-җыюның барышы белән танышты. Вертолетта очып иген кырларын караганнан соң, безнең районда "Агрокөч төркеме" нең "Кама" агрофирмасы орлыкчылык заводында булды, Мус. Завод авылы янәшәсендәге кырда хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, җирлек башлыклары белән очрашты.
-
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю барышы белән таныша
Бүген районга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килә. Рөстәм Нургалиевич эшлекле сәфәре барышында Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында урып-җыюның барышы белән таныша. Безнең районда ул орлыкчылык заводында, "Агрокөч төркеме" җәмгыяте кырларында булганнан соң, район активы белән очрашачак.
-
Президент белән очраштылар
22 февраль дә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башкалабыз Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татарстан Республикасы Президенты сугыш ветераннары һәм сугышчы-интернационалистлар белән очрашты. Бу чарада Иске Абдул авылы әфганчылары Айбулат Якупов, Илдус Насыйров, Нәкыйп Хафизов, Сәмәкәйдән Марсель Ситдыйков, Сәет авылыннан Әбүзәр Габдрахманов, Бәтке авылының сугыш ветераны Габбас...