Кош гриппы теркәлгән
Ветеринар һәм фитосанитар федераль хезмәте А Н5 төре белән билгеләнә торган кош гриппы теркәлүе турында хәбәр итә. Вирусның беренче очрагы 16 июньдә Самара шәһәре ветеринария лабораториясендә ачыклана. Грипп Самара өлкәсе Большеглушицкий районында шәхси ихатада үлгән йорт тавыгында табыла.