Ураза бәйрәме – 8 августта, ә Корбан бәйрәме 15 октябрьдә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көнен билгеләгән Указга кул куйды. Ай календаре буенча, быел Ураза гаете - 8 августка (пәнҗешәмбе), ә Корбан гаете 15 октябрьгә (сишәмбе) туры килә. Бу көннәр исә республикабызда бәйрәм һәм ял көннәре буларак игълан ителде.