Яшь талантлар авыру баланы дәваларга ярдәм итә
Круглое Поле поселогының мәдәният йортында популяр жыр башкаручы балалар һәм яшьләр арасында «Яңа дулкын – 2018» дип аталган район фестивале узды. Әлеге фестиваль районда яшәүче талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Фестиваль хәйрия концерты форматында узды. Барлык жыелган акча, бу – 16750 сум, Кеше Шилнә поселогында яшәүче 5 яшьлек авыру бала Захар Абрамовны тәрбияләүче гаиләгә бирелде.