Гөмбә җыйганда сак булыгыз
Көз - гөмбә җыю чоры. Әмма гөмбәләрне дә бик белеп кенә җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк.
«Урман ите»ндә азотлы матдәләр, бигрәк тә аксым күп. Минераль тозлардан фосфорның микъдары гөмбәдә балыктагыдан аз гына калыша. Төрле урманнарда төрле гөмбә үсә. Моны аларның исемнәре дә әйтеп тора. Гөмбәне җыю зур осталык, тәҗрибә, тирәнтен...