“Вамин”җәмгыяте филиалларында житәкчеләр алмашынды
"Вамин" ААҖ филиалы Яр Чаллы сөт комбинаты директоры Разыйф Кәримов җәмгыятьнең Казан сөт комбинаты директоры итеп билгеләнде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марат Кәримовны аның урынына Яр Чаллы сөт комбинаты директоры итеп куйдылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен кем җитәкләячәге шушы көннәрдә билгеле булырга тиеш.