Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Карар чыгарылды

Иске Дөреш авылында яшәүче Валерий У. эше буенча суд утырышы ике тапкыр күчерелә. Беренче тапкыр җинаять эшен башка судьяга тапшыралар, чөнки 2023 елның 9 августында башка судья аңа исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем чыгарган иде. Ә хәзер ир­ат шундый ук хокук бозган өчен кабат административ җәзага тартыла.

Изображение от fabrikasimf на Freepik

Икенче тапкыр суд утырышы вакыйга шаһиты килмәү сәбәпле кичектерелә.

Кыскасы, Валерий У.га Яңа елны өйдә каршы алу өчен бәхетле мөмкинлек туа Ир ­ атның зур гаиләсе бар: өч баласы, хатыны, әти­әнисе. Әмма Валерий рәхәт тормышның кадерен белми.

Судта ир­ат үзенең опекуны булган дәү әнисенә дарулар алып килү өчен руль артына утырганын хәбәр итә. Әмма закон һәркем өчен дә бер. Суд аны 3 ел 2 айга гомуми режимлы колониягә җибәрергә хөкем итә. Аны, шулай ук, 5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

Аның адвокаты Ксения Котова:

“Мин хөкем карарын катгый дип саныйм. Яклаучымның хатасы, алкотекторында ул медицина тикшерүен узудан баш тартты. Кылган гамәлендә тулысынча гаепле булуын таныды. Әлбәттә, бу барысы да җинаять җаваплылыгыннан азат итми. Элегрәк ул 264.1 матдәнең 1 өлеше буенча хөкем ителгән иде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев