Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукайлылар – чаңгы юлында

Шимбә көнне өч меңнән артык тукайлы чаңгыга басты. Ярышлар «Татарстан чаңгы юллары – 2019» акциясе кысаларында үткәрелде. Узышларда һәр авыл җирлеге катнашты. Район күләмендәге чара Яңа поселогында узды. 

Чаңгы юлларына район хакимияте хезмәткәрләре, район үзәк дәваханәсе табиблары, мәдәният, архив, үзәк китапханә системасы hәм мәгариф бүлеге коллективлары, мәктәп укучылары, гомумән, кышкы спорт төрен яратучылар – барысы 150дән артык кеше чыкты. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров та катнашучы буларак килгән иде. Арада өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә бар иде. Тукай районына кунакка шәhәрдән килүчеләр дә булды.
Чараны Әҗмәкәй авыл җирлегенең яшь җырчысы Миләүшә Фазылҗанова ачып җибәрде. Сәгать 10да ярышларга старт бирелде. 
14-17 яшьлек чаңгычылар арасыннан беренче булып финишка Риназ Әминов килде. Егет чаңгы шуу белән алты ел инде җитди шөгыльләнә. Һәр елны ярышларга чыга һәм алдынгы урын ала. Шуңа өстәп, Риназ көрәшче дә икән әле.
– Чаңгы юлы шәп. Әмма, hава торышы бик уңай түгелме, бүген миңа трассаны узу бераз авыррак булды. Шулай да бик нык тырышыуым бушка китмәде, менә, беренчелекне алдым, – дип тәэсирләре белән уртаклашты ул. 
Риназның сыйныфташы Ранэля Сәйфетдинова да аннан калышмады. 14-17 яшьлек кызлар арасында җиңүче нәкъ менә ул булды. 
Өлкән яшьтәгеләр дә сынатмады. 75 яшьлек Фирдәүс Шәимов Түбән Суыксудан килгән.
– Декабрь аенда чаңгы сезонын ачып җибәргәннән бирле гел шушында чаңгыда шуам. Бик рәхәт монда. Менә бүген дә килдем, чарада катнашырга булдым, – дип сөйләде ул.
Сүзгә аның яшьтәше – Яр Чаллыдан килгән кунак Ринат Җәләлетдинов та кушылды. Ул да кышкы спорт төрен бик ярата икән. 
– Шәhәрдә мондый чараларда катнашканым бар, ә бу поселокта – беренче тапкыр. Кызым үзе белән барырга чакыргач, күңелем түзмәде, аңа ияреп килдем. Ии, ничек ямьле икән монда! Искитмәле! Юллары киң! Рәхәтләнеп шудык. Чаңгыда шуу – гаиләбезнең яраткан спорт төре, – дип тәэсирләрен уртаклашты финишка беренче булып килгән Ринат абый.
Ярышта катнашучылар өчен кайнар чәй әзерләнгән иде. Теләүчеләр чаңгыларны прокатка да ала алды. Ләкин, ни дисәң дә, үзеңнең ияләнгән чаңгыңда шуу күпкә уңайлырак. Шуңадырмы, күпләр үз чаңгылары белән килгәннәр иде. Аннары, ярышта, нигездә, бу төр спорт белән һәрдаим шөгыльләнүчеләр катнашты. Әйтик, район үзәк дәваханәсе шәфкать туташы Нина Кузьмина 35 еллык чаңгысы белән килгән. «Чаңгылар да, таяклары да элекке заманныкы», – дип күрсәтте ул аларны. Чаңгысы өр-яңа кебек, ә таякларының хәтта 15 тиен дип язылган биркасы да сакланган. 
10-13 яшьлек үсмер егетләр арасында Яңа поселогыннан Рөстәм Миргановка, кызлардан Альмира Нуретдиновага тиңнәр булмады. 17 яшь hәм аннан өлкәнрәк егетләр арасында Иске Абдулдан Раил Минһаҗев, кызлардан Яңа поселогыннан Нәзилә Нуретдинова җиңүче булды. Район хакимияте хезмәткәрләре арасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров hәм спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлеге белгече Лилия Минһаҗева беренче урыннарны яулады. 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында Чаллыдан Ринат Җәләлетдинов беренче урынга чыкты, ә икенче урын Калмаштан Салават Габдуллинга бирелде, өченче урында Яңа поселогыннан Зиастин Сәхәпов булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев