Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукайлылар чаңгы ярата

Райондашлар бу ял көннәрендә кышкы спорт чараларында катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар. Безнең спортчылар ярышларда актив катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Беренче бәйге – муниципаль хезмәткәрләр катнашында республикакүләм чаңгы спартакиадасы. Ул 16 март көнне Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт базасында узды. Биредә бар республикадан җыелган спортчылар көч сынашты. Һәр районнан җыелма командада 2 ир-ат hәм 2 хатын-кыз иде.
Тукай районы данын әлеге зур чарада спорт, яшьләр hәм туризм бүлеге белгечләре Айсылу Вәҗиева белән Лилия Минhаҗева, Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов hәм Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов яклады. 
Нәтиҗәдә җиңүчеләр диеп Теләче, Биектау, Чүпрәле районнары командалары табылды. Тукайлылар алтынчы урында. 
– Бу ярышларда без берничә ел рәттән катнашабыз. Кызганычка каршы, быел җиңүчеләр рәтенә чыга алмадык. Димәк, киләсе елга тагын да тырышырга кирәк, – ди Айсылу Вәҗиева.
17 март көнне чаңгы сезонын ябарга Яңа поселогына авыл җирлекләреннән 250дән артык спортчы килде. Спорт сөючеләрнең күңелләре күтәренке, кәефләре яхшы иде. 
1-5 сыйныф укучылары 1 километр арада көч сынашты. Малайлар арасында Кече Шилнәдән Эмир Исабаевка, кызлар арасында Мусабай Заводтан Алина Садыйковага тиңнәр булмады.
Калган катнашучылар 3 километр арада узышты. Егетләрдән беренче урынны Яңа поселогыннан Риназ Әминов, кызлар арасында шушы ук поселоктан Ранэля Сәйфетдинова алды. Лидерлар арасында – Калмаштан Алексей Ермушкин, Иске Абдулдан Раил Минhаҗев, Иштирәктән Раил Вәлиәхмәтов. Хатын-кызлар арасында Мәләкәстән Анжелика Карамзина җиңүче, икенче һәм өченче урыннарга Лилия Минhаҗева белән Гөлназ Василова иреште.
Өлкән ир-атлар арасында Зиастин Сәхәпов беренче урында, Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов – икенче, Иске Абдулдан Дамир Минhаҗев өченче урында. Өлкән хатын-кызлар арасында Яңа Бүләктән Зөлфия Мингалиевага тиңнәр булмады. Икенче урынга Иштирәктән Венера Хәертдинова, өченче урынга Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина лаек булды.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча районның җыелма командаларыннан беренчелекне Иске Абдул, икенче урынны Борды, өченче урынны Калмаш авыл җирлекләре алды. Мәктәпләр арасында беренче урында Яңа поселогы, икенчедә Иске Абдул, өченчедә Кнәз мәктәпләре.

Рәфкать Билданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев