Түбән Суыксу – беренче!
29 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең Боз сараенда авыл җирлекләре арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей чемпионаты узды.
Бу көнне ир-егетләр иң яхшы команда исемен алу өчен көч сынаштылар. Беренче урынны Түбән Суыксу авыл җирлеге командасы яулады. Икенче урында – Яңа Бүләк, өченчедә – Мәләкәс. Җиңүчегә чемпионат кубогы һәм сертификат тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев