Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спартакиада үтә

23 февральдә, шимбә көнне, авыл җирлекләре, оешмалар hәм предприятиеләр арасында спартакиада узачак. Чарада 450дән артык спортчы катнашыр дип көтелә. Теркәү сәгать 7дә башлана. Спартакиаданы тантаналы ачу сәгать 9га билгеләнгән.

Спартакиадага 23 авыл җирлеге, «Чаллы-Бройлер», «Тукайтеплогаз», «Кама-Бекон» җәмгыятьләре, «Кама» агрофирмасы, «Ярыш», «Гигант» хуҗалыклары, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, район үзәк дәваханәсе hәм хакимият хезмәткәрләре киләчәк.
Командалар спортның 9 төре буенча – шахмат, чаңгыда узышу, өстәл теннисы, йөзү, волейбол, армрестлинг, дартс, бадминтон, канат тарту ярышларында көчләрен сынаячак.
– Спартакиада мондый киң масштабта районда беренче тапкыр үткәрелә. Максатыбыз – спорт hәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, райондашларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү hәм яшьләрнең спорт осталыгын күтәрү, – ди спартакиаданы оештыручы, район яшьләр эшләре, спорт hәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев.
Ярышлар, берничә урынга бүленеп, Яңа поселогы мәктәбе спорт залында, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә hәм чаңгы трассасында, Круглое Поле поселогының «Акчарлак» бассейнында, Сосновый Бор поселогының универсаль спорт залында үтәчәк.
– Ярышларга 18 яшьлек hәм аннан өлкәнрәк катнашучылар гына кертелә. Бер спортчы ике спорт төрендә катнаша ала, – ди Илнур Рәкыйпович. 
Спартакиадада спортның аерым төрләре буенча шәхси беренчелек һәм командалар арасында урыннар билгеләнәчәк.
Җиңү яулаган командалар дипломнар, медальләр һәм спорт инвентарьлары белән бүләкләнәчәк. Беренче урынга йөгерү юлы тренажеры, икенчегә – көч тренажеры, өченче урынга велотренажер биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев