Спорт
Районның яшь чаңгычылары Зәй трассаларында сынатмыйлар
Кичә, пәнҗешәмбе көнне, районыбызның җыелма командасы мәктәп укучыларының чаңгы ярышлары буенча Унынчы Спартакиадасына, Зәй районына юл алды. Яшь спортчылар өч көн дәвамында узучы республикакүләм ярышларда классик, ирекле стильләрдә, спринтта көч сынашачак.
Зәйгә китәр алдыннан, без аларның берничәсе белән сөйләшеп алырга өлгердек.
Илмира Солтангәрәева, Илвина Шәйдуллина, Зөлфәт Шәрифуллин - өчесе дә...
Кичә, пәнҗешәмбе көнне, районыбызның җыелма командасы мәктәп укучыларының чаңгы ярышлары буенча Унынчы Спартакиадасына, Зәй районына юл алды. Яшь спортчылар өч көн дәвамында узучы республикакүләм ярышларда классик, ирекле стильләрдә, спринтта көч сынашачак.
Зәйгә китәр алдыннан, без аларның берничәсе белән сөйләшеп алырга өлгердек.
Илмира Солтангәрәева, Илвина Шәйдуллина, Зөлфәт Шәрифуллин - өчесе дә Яңа поселогы мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары.
- Әлеге ярышларга ныклап әзерләндек. Үзебезгә ышанычыбыз зур. Әлбәттә, Зәйдә көчле чаңгычылар җыелачак. Җиңү яулар өчен чыдам булырга, бар ихтыяр көчеңне җыеп тырышырга кирәк. Сынатмаска, районга җиңү белән кайтырга омтылачакбыз, - ди Илмира Солтангәрәева.
Без дә үз чиратыбызда спортчыларыбызга уңышлар, куйган максатларына ирешүләрен теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписаться на газету "Светлый путь" и узнать о жизни Тукаевского района
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9497
Самое интересное в наших социальных сетях
ВКонтакте: https://vk.com/svetliput
ОК: https://ok.ru/profile/590414664980
Телеграм: https://t.me/yakti_ul
Яндекс Дзен: https://dzen.ru/svetliput
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев