Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда инвалидлар спартакиадасы узды

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт һәм сәламәтләндерү комплексында физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз спартакиадада катнашты. Биредә 20 авыл җирлегеннән 90нан артык кеше көч сынашты. Ярышлар алты спорт төре буенча оештырылды: мылтыктан ату, дартс, теннис, армспорт, шашка, һәм бочча.

Районда мондый спорт ярышлары үткәрү матур гадәткә әверелде. Инвалидлар декадасы кысаларында узган спартакиада –сәламәтлекләре чикле кешелэргэ бер-берсе белэн аралашырга, очрашырга, уртак мәсьәләләр буенча фикер алышырга, уңышлары белән уртаклашырга, проблемаларын чишәргә ярдәм итә.
Чарага килгән катнашучылар үзләре теләгән спорт төрен сайлап, тиз арада командаларга бүленде hәм чиратлашып ярышларда катнашырга да кереште.
Республика, район бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулаучы Рөстәм Идрисов Күктәк-Мирсәет авылыннан килгән.
Бүген мин кул көрәштердем, шашка уйнадым, мылтыктан аттым. Спорт ярышларында без актив катнашабыз. Район ветераннар hәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Сәетҗанович белән республикакүләм бәйгеләренә йөрибез. Бүген дә ул безнең яныбызда. Кайгыртучанлык күрсәтеп, көч биреп тора. Аннары авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгыйтдинов та безгә хәерле юл теләп калды, – дип сөйли ул.
Ярышта актив катнашучыларның тагын берсе – Ирина Малая. Ул Кече Шилнә авылыннан. Ә менә спартакиадада беренче тапкыр катнаша. 
Әлеге чарада катнашуыма бик шат. Мин спорт ярышларын яратам, сәламәтлек өчен дә файдалы. Үзенә күрә аралашу чарасы бит, – дип тәэсирләре белән уртаклаша Ирина. Бу көнне тенниста – икенче урын, бочча буенча өченче урын алучы ул булды.
Күрсәткечләргә килгәндә, мылтыктан ату буенча хатын-кызлар арасында Калмиядән – Гөлүсә Әхмәтшинага, ир-атлар арасында Кече Шилнәдән Рөстәм Галимовка тиңнәр булмады. Бәтке авылыннан Геннадий Нигъмәтуллин теннис буенча – беренче, Күзкәйдән Владимир Карпов икенче урынга лаек дип табылды. Боччада хатын-кызлардан Күзкәйдән Нәзилә Бәдретдинова – беренче, Калмаштан Рәзинә Мәгъсүмова икенче урынны яулады. Ир-егетләр арасында бу төр ярышта Калмиядән Зөфәр Әхмәтшин – беренче, Мөнәвир Мөсәбиров икенче урынга чыкты. Шашка уенында көч сынашучы гүзәл затлардан Калмаштан Рәисә Шакировага тиңнәр табылмады. Бордыдан Фирдания Галина икенче урында булды. Спортның әлеге төрен сөюче ир-егетләрдән Круглое Поле поселогыннан Николай Дьячков беренчелекне яулады, Бәткедән Геннадий Нигъмәтуллин икенче урынга чыкты. 
Спартакиада ярышларының нәтиҗәләре буенча районның өлкәннәр җыелма командаларыннан беренчелекне – Күзкәй, икенче урынны – Кече Шилнә, өченче урынны Калмия авыл җирлекләре алды.
Кызганыч, Сәмәкәй, Теләнче Тамак, Боерган авыл җирлекләре командалары спартакиадада катнашмады.

Айсылу Вәгыйзова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев