Оста бадминтончы булу өчен ни кирәк?
«Татарстан» совхозы поселогыннан Мария Захарова бадминтон буенча республика беренчелегендә катнашып, өченче урынга лаек булды. Турнир нәтиҗәләре буенча ул республика җыелма командасына кабул ителде» дип язган идек газетабызда. Тукай районы спорт мәктәбендә Валерий Фәйзуллин кул астында тәрбияләнүче бадминтончы балалардан өчесе ТР җыелма командасында. Алар нинди шартларда әзерләнә? Сосновый Бордагы «Яшьлек» спорт комплексына барып, шуны күреп кайттык.
Маша бик тыйнак кыз. Бадминтон белән ул дүрт ел шөгыльләнә икән. «Бик ошый. Мәктәптә укуга комачауламый. Дәресләрдән соң бераз ял итеп алам да тренировкага киләм. Төркемдә һәркемнең үз техникасы, һәркайсы белән уйнау кызыклы. Ярышларга йөрергә яратам, лаеклы көндәшләр күп», – дип сөйли спорт яратучы кыз.
Нинди балалар оста бадминтончы була? Холыклары туры килеп торырга тиешме? Аерым физик әзерлек, сәләт кирәкме? Тренер Валерий Фәйзуллин белән сөйләшүне шуннан башлыйбыз.
– Иң кирәкле сыйфат – тырышлык. Маша Захарова, мәсәлән, күбрәк шуның белән алдыра. Тренировкалардан соң өйдә дә шөгыльләнә. Мин билгеләгән биремнәрне арттырып үти. Пандемия вакытында онлайн шөгыльләнү дә оештырдык. Балалар үзлегеннән күнегүләр ясадылар. Спорт өчен чикләүләр бетерелгәч, әзерлегебез әйбәт булуын күрдек. Төркемдәге балалар барысы да бик тырышлар. Укуда да, спортта да күрсәткечләре матур.
Республика җыелма командасының төп составына Захарова Маша артыннан Пучинина Роксана һәм Нуриева Альмира керделәр. Кызлар Князево мәктәбенең 6-7 сыйныфларында белем алалар. Алар киләчәктә спорт академиясендә уку турында хыялланалар.
– Валерий Илисович, өч бала берьюлы диярлек ТР җыелмасына үткән икән, бу Тукай районы бадминтон-чыларының республикада тоткан урынын да билгели, шулай бит?
– Республикада бадминтонга игътибар зур. ТР беренчелеге, чемпионаты, башка төрле ярышлар оештырыла. Әйтик, кече яшьтәгеләр өчен «Татарстанның бадминтон өметләре» дигәне бар. Олырак яшьтәгеләр ТР шәхси кубогы өчен көч сынаша. Бу ярышлар дүрт этапта уза. Казанда «Канатлы зилант», Екатеринбургта «Трубачев мемориалы» Бөтенроссия турнирлары узды. Маша белән Екатеринбургка бардык. Көзен Байлар Сабасында «Saba Open» узачак.
Барысы да әнә шул бәйгеләрдә ачыклана. Республиканың шәхси һәм команда беренчелек-ләреннән тыш, Кама аръягы зонасының спорт мәктәпләре беренчелеге оештырыла. Анда Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеев, Актаныш, Әгерҗе районнары спорт мәктәпләре җыела. Без алар белән еш очрашабыз, балалар бер-берсен белә. Әлеге ярышлар республика рейтингын билгели. Маша Захарова хәзерге вакытта безнең республика буенча 3нче урында тора. Сабина Сафиуллина белән Альмира Нуриева иң көчле унлыкта. Шунысы кызык, кызлар өчесе дә сулагай, уңагай көндәшләренә алар белән уйнау ансат түгел.
Төркемдәге ир балалар да бик тырышлар. Мәсәлән, Рифат Әсләмов, Князево мәктәбе укучысы, үз яше буенча Кама аръягы зонасында иң көчле уенчы. Алабугада спорт мәктәпләре беренчелегенә ярышта 2009 елгы Рифат үзеннән зурраклар – 2007-2008 елгылар арасында беренчелекне яулады. Алмаз Вәлиев, 2008 елгы, безнең зонадагы иң осталар бишлегенә керә. Саша Левашова үз яшьтәшләре (2009-2010 елгылар) арасында беренче урынга чыкты. Тукай районы бадминтоны Кама аръягында иң көчле санала.
– Ярышларга еш йөрисез алайса?
– Әйе, команданы билгелибез, гадәттә 8-10 кеше барабыз. Календарь буенча елга утызар ярыш уза, ай саен өч-дүрт дигән сүз. Безнең балалар аларның барысына да диярлек йөри.
– Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионы булган, «Татарстанның физик культура отличнигы» исемен йөртүче тренер буларак, үз командагызны һәрвакыт беренче урыннарда күрәсегез киләдер. Укучыларыгызның уңыш-ларыннан канәгатьме Сез?
– Минем командам республикадагы утыздан артык команда арасында алтынчы урында. Тукай районында бадминтонның әле бик «яшь» спорт төре булуын исәпкә алырга кирәк. Үземнең дә спортның бу төрендә тренерлыкка килүемә әллә ни озак вакыт үтмәгәнгә, нәтиҗәләр начар түгел дип саныйм. 2014 елда спорт мәктәбендә бадминтон бүлеге ачылганда, ул вакыттагы директор Ришат Мөхәммәтҗанов чакырды мине бирегә. Казанда махсус курсларда укып кайттым. Эшкә килүгә команда җыйдым. Озак та үтмәде, ярышларга йөри башладык. Хәзер инде төркемнең составы алышынды. Бүгенге балалар белән өч ел ярым шөгыльләнәм.
– Балаларны сайлап аласызмы? Кабул итүнең нинди критерийлары бар?
– Төп критерий – баланың теләге булу. Спорт мәктәбенә балалар 8 яшьтән кабул ителергә тиеш. Ләкин бадминтон белән иртәрәк шөгыльләнә башлау кирәк. Биш-алты яшьтән үк спорт залына йөреп, ракеткага ияләшсәләр әйбәт. Мәктәп яшеннән инде җитди шөгыльләнә башлыйбыз. Дәресләрдән соң алар өч сәгатькә спорт залына киләләр.
Төркем туплаганда балалар саны күбрәк булса яхшырак, чөнки аларның кайберләре «коелып» кала. Унбиш бала килсә, уку елы уртасына шуның яртысы гына калырга мөмкин.
Безнең төркемдә ун бала, аларның яшь аермалары әллә ни зур түгел. Бер-берсеннән калышмаска тырышалар, бу әйбәт. Иң кечкенә егетебез Ислам Хәлимов, мәсәлән, үзеннән остараклар белән уйный һәм алар артыннан тартыла бара. Бадминтонны төрле яшьтә уйный башларга була. Мисал өчен, унбиш яшендә башлап, яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр бар.
– Бадминтон белән шөгыльләнү өчен нинди шартлар тудырырга кирәк? Тукай районы спорт мәктәбендәге мөмкинлекләрне ничек бәяләп була?
– Тукай районының спорт заллары әйбәт. Круглое Поледа бассейн эшләп тора. Сосновый Борда көрәш, хореография, тренажер заллары бар. Бадминтон өчен дүрт уен мәйданы көйлибез. Түбән Суыксудагы яңа зал тагын да иркенрәк, алты мәйданчыклы, идәне дә стандартка җавап бирә. Анда яшь тренер Тимур Хәлимов ике төркем туплап шөгыльләнә. Биклән мәктәбендә Ринат Исмәгыйлев тренер булып эшли, аның балалары да призлы урыннар яулыйлар.
Җәй көне тренировкалар лагерьларда дәвам итә. Быел июньдә Түбән Суыксуда, июльдә «Радуга»да, августта «Балкыш»та спорт сменалары оештыру планлаштырыла.
– Инвентарь нинди булырга тиеш? Ата-аналарга кыйммәткә төшмиме?
– Ракеткалар профессиональ һәм ярымпрофессиональ, заказ белән алдырабыз. Алар арзан түгел, ләкин чыдам, озакка җитә. Тренировкаларда воланчикның пластиктан ясалганы, уеннарда каз каурыеннан үрелгәне кулланыла. Каурые кыйммәтрәк йөри, ләкин ул тиз эштән чыга, бер тренировкага да җитми. Тик барыбер уйныйбыз, очышлары бүтәнрәк булганга, аларга ияләшергә кирәк.
Минем җәмәгатем дә бадминтон буенча тренер (Илгизә Зәкәровна Фәйзуллина спорт гимнастикасы буенча чемпион – ред.), воланчиклар икебезгә бер елга 32 мең сумга төште.
– Файдасы турында да әйтегез инде, Валерий Илисович. Нәрсә бирә ул?
– Бадминтонның сәламәтлеккә файдасы бик зур. Уен вакытында төрле төркем мускулларга бик яхшы көч килә. Уен ритмының гел алышынып торуы шулай ук буыннар, сөякләр, тын юллары, үпкә өчен бик яхшы. Уен вакытында дөрес реакцияне яшен тизлеге белән күрсәтү таләп ителә, шул рәвешле өлгерлек, тизлек арта. Стрессларга, нервлар киеренкелегенә, депрессиягә каршы да шәп дәва ул. Һәрвакыт волан артыннан күзәтү күзләр өчен үтә файдалы. Фикерләү сәләтен дә яхшырта. Энергия сарыф итү ягыннан ул футбол, волейбол, баскетбол, хоккей уеннарыннан да алдарак тора.Бадминтон – спортның интеллектуаль һәм зыялы төре дә. Аның белән олы яшькә җиткәнче шөгыльләнергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев