Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кулларында гер уйната

Чулман аръягы төбәге милли спорт һәм уеннар төрләрен берләштергән “Батыр” федерациясе быелгы сезонда күп кенә спорт ярышлары, чемпионатлар үткәрде.

Сигез районнан ветеран спортчыларны берләштергән оешма 11 спорт төрендә эш алып бара. Бигрәк тә соңгы вакытларда гер күтәрү  ветераннарыбыз арасында аеруча популярлашып китте. Кайбер өлкән спортчыларыбыз бер-берсе белән узышып  гер күтәрүдә яңа күрсәткечләргә ирешәләр.  Әммә алар арасында Сосновый Бор поселогыннан Илгиз Мансур улы Файзрахмановка тиңнәр юк. Аның биографиясе дә кызыклы, тумышы белән Саба районы Сабабаш авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач армия сафларында, Тын океанда, хәрби диңгез флотында, су асты корабында хезмәт итә. Хәрби хезмәт вакытында авыр атлетика белән кызыксынып, спортның шул төре белән шөгелләнә башлый. Физик яктан үзен чыныктыра, хәрби күнегүләр вакытында да сынатмый татар егете. Армиягә чакырылганчы да ул таза гәүдәле, нык, көчле була Илгиз. Сабантуй мәйданнарында көрәшеп, гер күтәреп җиңүләр яулый, чемпион исемен дә йөртә. Флотта хезмәт иткәндә авыр атлетика буенча тәҗрибәле тренер кулына эләгүе дә үзе бер бәхет була. Ул бөтен тәртипләрен өйрәнеп штанганы дөрес күтәрә башлый. Тырыш күнегүләрнең нәтиҗәсе озак көттерми, Файзрахманов  хәрбиләр арасында уздырыла торган ярышларда катнашып, призлы урыннарны ала. Ул хезмәт иткән вакытта әле Хабаровск шәһәрендә авыр атлетика буенча чемпионат үткәрелә, татар егете бу бәйгедә дә сынатмый, 80 кг үлчәүдә, 29 спортчы арасыннан 180 килограмны  күтәреп өченче урынны ала. Аңа тагын берничә авыр атлетика ярышларында катнашырга туры килә. Ул тәҗрибә туплый, профессиональ спортчы булып җитлегә.
Флотта хезмәт иткән вакытын Илгиз Файзрахманов һәрвакыт сагынып искә ала, хәрби корабльдә дуслык визиты белән Лаос, Камбоджа, Вьетнамда булуларын тәэсирләнеп сөйли.
Хәрби хезмәттән туган авылына кайта ул. Чаллы шәһәрендә КамАЗ төзелеше башлангач, Чулман буендагы калага килә, аннан аның күңеле авыл баласы булгач, Сосновый Бор  поселогына тарта. Биредә өйләнеп тормыш корып җибәрә, үзе КамАЗ заводларының берсендә эшли.
Илгиз Чаллыда авыр атлетика-штанга белән шөгелләнүчеләр түгәрәкләрен эзләп таба. Әммә ак калада спортның бу төрләрен җиренә җиткереп аңлата торган, тәҗрибәле тренерлар булмый. Аптырагач ул гер күтәрү белән шөгелләнә башлый. Ярышларда катнаша, Сабантуйларда гер күтәреп җиңүләр яулый. 32 киолграммлы герне җиңел туп шикелле кулларында уйната. Аны Тукай районнары авылларында, Минзәлә, Менделевск районнарында да яхшы беләләр.  Быел, 2022 елда узган ярыш-бәйрәмнәрдә Илгиз Файзрахманов алты тапкыр гер күтәрүдә катнашып җиңеп чыкты. Аның Казиле, Югары Тәкермән, Сосновый Бор поселогында гер күтәргәнен хәзер дә сокланып сөйлиләр. Илгизнең спорт белән шөгелләнә башлавына  инде 40 ел булды. Ул атнасына өч тапкыр эштән соң спорт залга йөри, яшьләргә гер күтәрү серләрен өйрәтә. 
Гер күтәрү спорты буенча безнең “Батыр” спорт федерациясе киләсе 2023 елда шактый ярышлар, чемпионатлар уздырырга планлаштыра. Бу бәйгеләрдә Илгиз Файзрахманов алдынгылыкны бирмәс.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X