Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кадетлар көрәште

17 майда Яр Чаллының «Гренада» паркында беренче мәртәбә «Кадетлар көрәше» дип аталган республикаара патриотик хәрби-спорт чарасы үтте. Анда Татарстанның һәм Удмуртиянең махсуслашкан мәктәпләре укучылары көч сынашты.

Әлеге мәртәбәле ярышта республиканың Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга шәһәре спортчылары белән бергә тукайлылар да көчләрен сынады. Командалар 7-8 сыйныфларда укучы кадетлардан тора иде. Безнең район исеменнән мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләүче «Отвага» командасы чыгыш ясады. Команданың капитаны – Данил Әлмөхәммәтов, аның составында Данил Абражеев, Максим Ерхов, Артём Кожевников, Гриша Цыганков, Альберт Шәрәфиев иде.
Кадетлар җиде этапта көч сынады: Калашников автоматын сүтеп җыйды, пневматик винтовкадан атты, лазертагта ярышты, каршылыклар полосасыннан үтте, граната атты, гомуми физик әзерлекләрен, стройга тезелү осталыкларын күрсәтте. 
Барлык ярышлар буенча да «Отвага» командасы призлы урыннарга лаек булды. Аерым алганда, гомуми физик әзерлектә, граната атуда – 1нче урынга, пневматик автоматтан атуда – 2нче урын, каршылыклар полосасында – 3нче урын, гомуми команда исәбендә 2нче урынга чыктылар. Егетләрне ярышларга Виктор Белов һәм Людмила Овчинникова әзерләде, дип хәбәр итәләр район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фото мәктәптән тыш эшләр үзәгенән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Кадетлар көрәше