Илназ Рамазановның чираттагы җиңүе
Тукай районы яшь спортчылары көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган республика беренчелегенә барды.
Ярышлар Мамадыш шәһәрендә узды. Ярышларда республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 300дән артык спортчы катнашты. Киеренке көрәштә районның спорт мәктәбе укучысы Илназ Рамазанов беренче урынны яулады. Әлеге җиңү Россия беренчелегендә катнашырга юллама бирә. Исегезгә төшерәбез, Илназ Рамазанов билбаулы көрәш буенча дөньякүләм бәйге җиңүчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев