Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чемпионнар әзерләүче остаз

Тукай районының «Спорт мәктәбе» тренеры Марат Мөхәммәдиев үз эшендә елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешеп килә. Аның кул астында тәрбияләнүче егетләр төрле спорт ярышларында катнашып җиңүче булалар. 

Мисалга Илназ Рамазановны гына алыйк. Ул тәҗрибәле остазы җитәкчелегендә билбаулы көрәш буенча ике тапкыр дөнья беренчелеген, Татарстан Республикасы, Россия беренчелекләрен, көрәш буенча Россия беренчелеген яулаган спортчы булып үсте һәм чыныкты, билбаулы көрәш буенча да, көрәш буенча да спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ия булды. Марат Минтаһир улының шәкертләре арасында көрәш буенча Россия беренчелеген яулаган Нияз Сәрвәров та бар. Фәнил Әхмәтшин – билбаулы көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты призеры, спорт мастерлыгына кандидат. Радик Дусманов билбаулы көрәш буенча яшүсмерләр арасында ТР беренчелегенең көмеш призеры булды. 
Мөхәммәдиевларның гаилә-сендә дә спортның дәрәҗәсе зур, аларның тормышы спорт белән тыгыз бәйләнгән. Марат Минтаһировичның тормыш юлдашы Нурания ханым ире белән бергә район күләмендә уздырыла торган ярышларда һәрдаим катнашып килә. Республика бәйгеләрендә район данын якларга да алар бергәләп чыгалар. Уллары Ингел спорт мәктәбендә тәрбияләнеп үсте. Ул инде Яр Чаллы педагогика университетының физик культура бүлегендә икенче курста укый. Ингел Мөхәммәдиев – билбаулы көрәш буенча 2002-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында ТР беренчелегенең призеры булды, билбаулы көрәш буенча беренче разрядка ия спортчы. Мөхәммәдиевларның кызлары Ләйсән шулай ук спорт мәктәбендә тәрбияләнә. Ул – суда йөзү буенча район күләмендә үткәрелгән ярышларның җиңүчесе.
Марат Минтаһир улы – үз эшенә чын күңелдән бирелгән кеше. Укучыларына карата игътибарлы һәм бер үк вакытта таләпчән дә ул. Аның тырыш хезмәте күп мәртәбәләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән бәяләнде. Марат Мөхәммәдиев «ТР физик культура һәм спорт отличнигы» дигән исемне һәм күкрәк билгесен йөртә. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Тукай мунициапаль районы башлыгы, Халыкара билбаулы көрәш ассоциациясе, ТР билбаулы көрәш федерациясе исеменнән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Казанда 2013 елда узган XXVII җәйге Универсиада, 2015 елда үткән спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты истәлегенә бирелгән медальләре, 2017 елда ТР премьер-министры исеменнән тапшырылган Рәхмәт хаты да оста тренерның бүләкләре арасында үз урыннарын алып тора. Ә 2019 елда Марат Минтаһирович «Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры» дигән республика конкурсында икенче урынны яулады. Аның укучысы Илназ Рамазановның чыгышлары «Ел спортчысы-2019» дигән тантаналы чарада «Татарстанның спорт өмете» номинациясендә билгеләп үтелде. 

/ Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев