Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгы юллары безне көтә

8 декабрь көнне Новый поселогында чаңгы сезонын ачуга багышланган спорт бәйрәме узды. Бу көнне 200 дән артык кеше 3 км араны чаңгыда узышты.

Яңа трассаны сынарга район хакимияте хезмәткәрләре, бюджет оешмалары коллективлары, гомумән, кышкы спорт төрен яратучылар килде. 
– Без бүген чаңгы сезонын ачабыз. Һәр авыл җирлегендә чаңгы юллары булырга тиеш. Кыш көннәрендә саф hавада күбрәк булырга, чаңгыга, шугалакка чыгарга кирәк. Бу бит сәламәтлек, активлык, – диде район башлыгы Фаил Камаев.
Әлеге трассаны быел гына салдылар. Агачларны кисеп, юлларны киңәйттеләр. Тиздән бу участок яктыртылачак. Шулай ук республика программасында катнашып, чаңгы базасы төзү планлаштырыла. Ял итүчеләргә кафе да ачылыр дип көтелә. Җәйгә роллер трассы булдыру да планга кертелгән. Гаиләләр белән килеп ял итү өчен менә дигән урын булыр дигән өмет бар.
8 декабрьдә Фаил Камаевның районга җитәкче булып килүенә бер ел. Шулай туры килде – бу көнне ул командасы белән чаңгыга басып билгеләп үтте. 
Кышны елның-елында көтеп алам, чаңгыда шуарга аеруча яратам, – диде Фаил Камаев.
Яңа трассаны сынарга килгән спорт сөючеләрнең дә күңелләре күтәренке иде. Чаңгыга басудан канәгатьлек алу белән беррәттән, ярышларда көчләрен дә сынадылар. Нәтиҗәләргә килгәндә, егетләр арасында Новый поселогыннан Динар Салаховка, кызлар арасында Кече Шилнәдән Гүзәл Галимуллинага тиңнәр булмады. Лидерлар арасында – Тукай район суды рәисе Радик Зиннәтов, Иске Абдулдан Раиль Мингазов, Иштирәктән Илмир Хәмидуллин. Хатын-кызлар арасында Татарстан поселогыннан Гүзәл Миннәхмәтова җиңүче булды, икенче һәм өченче нәтиҗәләргә Илүзә Арсланова белән Зөлфия Мингалиева иреште.
55 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында Камил Нуртдинов беренче урында. Икенче урын Зиастин абый Сахаповка бирелде, өченче урында– Илдус абый Закиров. 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында Круглое Поледан Любовь Гильмановага тиңнәр булмады. 
Новотроицкоеда яшәүче 79 яшьлек Әсгать Насыйбуллин чаңгы юлыннан әйләнеп кайткач: «И ничек рәхәт монда, табигать матур. Чаңгыда йөрү сәламәтлекне ныгыта бит ул, көч-дәрт бирә», – дип тәэсирләре белән уртаклашты.
 Ел саен чаңгы ярышларында катнашучы 75 яшьлек Фирдәүс Шаимов та әлеге узыштан канәгать калды. «Рәхәтләнеп шуарга да шуарга. Ялларны биредә үткәрергә кирәк, – диде ул елмаеп.
Чаңгы трассасын иң тиз узган җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ярышларда катнашкан барлык спорт сөючеләрне кайнар чәй белән дә сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев