Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгы сезоны ачыла

8 декабрь көнне Новый поселогында чаңгы сезонын ачуга багышланган спорт бәйрәме узачак. Бу көнне чаңгы юлына мәктәп укучылары, район халкы, ветераннар, гомүмән, чаңгы узышларын яратучылар чыгар дип көтелә. 

Теләге булган hәр тукайлы өчен кышкы спорт төре белән шөгыльләнергә зур мөмкинлек ачыла. 
Районның яшьләр, спорт hәм туризм җитәкчесе Илнур Гәрәев сүзләренчә, моңнарчы районның чаңгы юлы Тләнче Тамакта урнашкан булган. Быел ул Новый поселогы урманына күчерелгән.
– Чаңгы трассасы сезонга әзерләнде. Агачлар киселеп, юл киңәйтелде. Шулай ук аны тигезләү буенча юлчылар зур эш башкарды, – дип сөйләде ул.
Трассаның озынлыгы 3 км тәшкил итә. Кыш дәвамында аны махсус хезмәтләр күзәтеп торачак. Авышлык булган урынарда төшерү һәм күтәрелеш ясалган. Киләчәктә участок яктыртылачак. Шулай ук республика программасы буенча чаңгы базасы төзеләчәк. Биредә прокат пункты да ачылыр дип көтелә.
– Чаңгычыларны теркәү Новый поселогы мәктәбендә – сәгать 8дә, тантаналы өлеше 10да башлана. Катнашучылар өчен кайнар чәй hәм камыр ризыклары, чаңгылары булмаганнар өчен прокат оештырылачак.Райондашларыбызны чаңгы юлларында көтеп калабыз, – ди Илнур Ракыйп улы.

Илнур Гәрәев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев