Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең яшьләр булдыра!

6-9 декабрь көннәрендә республиканың Биектау районында бил көрәше буенча дөнья беренчелеге узды. Биредә 2001-2003 елда туган егетләр һәм кызлар көч сынашты. Райондашыбыз Илназ Рамазанов үз авырлык категориясендә беренче урынны яулады.

Ярышта 150ләп спортчы катнашты. Алар дөньяның уннан артык иленнән килде. Республика турнирын 22 спортчы тәкъдим итте, шул исәптән, Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Әлки, Алексеевск, Норлат, Мамадыш, Аксубай, Актаныш, Зәй, Теләче hәм безнең район.
– Дөнья беренчелегенә ике-өч ай тирәсе әзерләндем. 26 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Мамадыш районында республика җыенында булдым, – дип сүзен башлады 17 яшьлек Биклән авылы егете, яшь спортчы Илназ Рамазанов. 
Ярышның беренче өлешендә тукайлы көрәшмәгән. Икенчесендә – Таджикстаннан килгән спортчы, өченчесендә Казахстан көрәшчесе белән көч сынашкан. 
– Исәп өчкә өч иде. Финал авыррак булды. Анда үзебезнең Россия спорт вәкиле белән көрәштем. Соңгы дүрт секундта ике балл җыйдым, – дип сөйли Илназ. 
Көрәш нәтиҗәсендә Илназ Рамазанов, 71 килограммга кадәр авырлык категориясендә лаеклы көрәшеп, җиңү яулаган. Тукайлының дөнья беренчелегендә ирешкән әлеге уңышы киләчәктә спорт мастеры исеменә ышанычлы адым булачак.
Илназ диплом hәм медаль белән бүләкләнгән. Шулай ук аңа «Халыкара һәм Бөтенроссия спорт ярышларында югары казанышлар өчен спортчылар һәм тренерларга дәүләт ярдәме турында» Республиканың кабинетлар министрлыгы карары нигезендә стипендия түләнәчәк.
Әлеге җиңү белән чикләнмичә, алдагы көннәрдә дә яңа үрләргә менәргә, яңа уңышларга ирешергә максат куя Илназ. Бүгенге көндә ул актив рәвештә Муса Җәлил турнирына әзерләнә.
– Командама, тренерым Марат Мөхәммәдиевка, әти-әниемә, туганнарыма, дусларыма hәм барлык райондашларга ихлас рәхмәтлемен. Алар hәрчак минем өчен җан атып, миңа көч биреп торалар, – диде Илназ.

Фото Илназ Рамазанов тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев