Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Беренче кышкы cпартакиада

23 февральдә, шимбә көнне, районда беренче тапкыр зур спартакиада уздырылды. Спорт ярышларында барлык авыл җирлекләреннән вәкилләр, оешма һәм предприятиеләр, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, район хакимиятендә эшләүчеләр катнашты. Кыскасы, чара бар район халкын үзенчәлекле формада берләштерүче матур вакыйга булды. 

Ярышларга халык актив килде, теркәлүчеләр саны 400дән артып китте. Спартакиадага Яңа поселогының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә сәгать 9да старт бирелде. Гадәти спорт ярышлары гына түгел, бәйрәмчә итеп оештырганнар иде чараны. Катнашучыларның кәефләре күтәренке, барысы да җиңүгә омтылыш белән килгән, яшьләрнең күзләре аерата янып тора иде.
– Бүген районда зур бәйрәм. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышлап hәм халыкны спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешен прропагандалау һәм, ниһаять, райондашларны тагын да берләштерү максатыннан уздырыла. Спорт белән актив шөгыльләнү – ул бит сәламәтлек, – диде, чараны ачып, район башлыгы Фаил Камаев.
Ул чарада катнашучыларның бердәм спорт киеменнән булуын яхшы яктан билгеләп узды. «Райондашларның яхшы әзерлеге сизелә», – диде.
Катнашучылар, үзләре теләгән спорт төрен сайлап, командаларга бүленде hәм чиратлашып ярышларга таралды. Командалар спортның тугыз төре буенча – шахмат, чаңгыда узышу, өстәл теннисы, йөзү, волейбол, армрестлинг, дартс, бадминтон, канат тарту ярышларында көчләрен сынады.
Ярышлар берничә мәйданчыкта – Яңа поселогы урта мәктәбенең спорт залында, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә hәм чаңгы трассасында, Круглое Поле поселогының «Акчарлак» бассейнында һәм Сосновый Бор поселогының универсаль спорт залында узды. 
Гомуми исәп буенча авыл җирлекләре арасында беренче урынга бикләнлеләр лаек булды. Икенчедә – мәләкәслеләр, өченче урында – Әҗмәкәй авыл җирлегеннән килүчеләр. 
– Спартакиадага зур теләк белдереп, командабыз белән бердәм булып килдек. Шуңадыр, уңышка да ирештек. Беренче урын безнеке! Көнне дә рәхәтләнеп уздырдык, саллы бүләккә дә ия булдык – авылга йөгерү юлы тренажеры белән кайтып китәбез, – дип сөенече белән уртаклашты Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев.
Оешма һәм предприятиеләр командалары арасында беренчелек «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә булса, икенче урынны район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре алды. Ә менә өченче урынны яулаган район хакимияте хезмәткәләре үз бүләкләрен – велотренажерны балалар шөгыльләнсен өчен «Балкыш» лагерена бүләк итәргә карар кылдылар.
Авыл җирлекләре арасында да, оешмалар арасында да беренче урынны алучы командага йөгерү юлы тренажеры, икенчегә – көч тренажеры, өченчегә велотренажер бирелде. Башка командалар да дипломнар, медальләр һәм кечерәк спорт инвентарьлары белән бүләкләнде. 
Дүшәмбе көнне хакимияттә узган киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев спартакиаданың оешкан төстә үткәрелүен билгеләп үтте. Актив катнашып, призлы урыннарга ирешкән авыл җирлекләре командаларын, спорт чараларында даими катнашып килүче «Чаллы-Бройлер», үзәк дәваханә, «Тукайтеплогаз» һәм башка шундый коллективларны атап үтте. Шул ук вакытта спорт ярышларына ваемсыз караган, бөтенләй катнашмаган оешмалар җитәкчеләренә кисәтү белдерде. «Без мондый массакүләм чараларга бердәм район командасы булып килергә тиеш», – диде. «Кышкы спартакиаданы үткәрдек. Хәзер инде җәйге спорт уеннарына да әзерлекне башларга вакыт», – диде район башлыгы. 

Ринат Гыйлемханов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев