Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтон буенча көчләрен сынадылар

Шушы көннәрдә Бадминтон үзәгендә «Бадминтон буенча Татарстанның өметләре» дип исемләнгән бәйгенең өченче туры узды. Әлеге турнирда 25 районнан барлыгы 260 спортчы катнашты. Турнирның зона этаплары Алексеевск, Саба, Түбән Кама, Кама Тамагы, Әлмәт районнарында һәм Казан шәһәрендә узды.

Тукай районының данын яклап әлеге турнирда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Валерий Фәйзуллинның укучылары Роксана Пучинина, Мария Захарова, Альмира Нуриева, Рифат Әсләмов, Алия Гайнетдинова, Александр Сафонов, Руальд Борһанов, Алмаз Вәлиев чыгыш ясадылар.
32 пар спортчы арасында Мария Захарова һәм Альмира Нуриева 9нчы урын яуладылар. Шәхси разрядта 64 спортчы арасыннан Альмира Нуриева 17нче урынга менә алды, дип хәбәр итәләр район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев