Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Актив форпостчылар

Тукайлылар җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» яшьләр формированиеләре республика спартакиадасының зона этабында катнашты.

Чара 14 майда Яр Чаллы шәһәрендә үтте. Анда якын-тирәдәге сигез районнан командалар чакырылган иде. 
Тукай районының форпост активистлары шәхси беренчелектә түбәндәге спорт төрләре буенча призлы урыннар алдылар. Кызлар арасында Олеся Скотникова пневматик винтовкадан ату буенча икенче урынга һәм 100 метрга йөгерү буенча өченче урынга лаек булды. Айнур Мансуров егетләр арасында 100 метрга йөгерүдә беренче урынга чыкты. Артур Гарифуллин егетләр арасында пневматик винтовкадан ату буенча һәм АК-74М винтовкасын сүтеп җыю буенча беренче урыннарны алды. 

/ Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев