Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Акчарлак» бассейны буш тормый:  70 яшьлекләр дә, бер яшьлекләр дә су коена

Билгеле булганча, ике ай ярым элек районда «Акчарлак» дип исемләнгән өр-яңа бассейн ачылды. Әлеге вакыт дәверендә «Круглое Поле поселогы йөзү үзәгенә әйләнер» дип баглаган өметләр тормышка ашканмы? Бу турыда без бассейн директоры Ришат Мөбарәкҗанов белән сөйләштек.

Бүгенге көндә бассейн түбәндәгечә тәртиптә эшли: итәнге 8дән 12гә кадәр Круглое Поле поселогына якын урнашкан авыл мәктәпләре укучыларының физкультура дәресләре уза. Болар арасында Бәтке, Түбән Суыксу, Мәләкәс, Биклән укучылары. Дәресләр дүшәмбедән башлап җомгага кадәр дәвам итә. Көндезге 2дән кичке 6га кадәр биредә яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре өчен дәресләр оештырыла. Аларны йөзү тренерлары – Сиринә Миңнеханова белән Рәмзия Павлова алып бара. Кичке 6дан 8гә кадәр бассейн ишекләре район халкы өчен ачыла. Шимбә-якшәмбе көннәрендә исә тукайлылар көндезге 3тән кичке 8гә кадәр су коена ала.
Бер сәгать бассейнда йөзү өчен зурлар 100 сум түләргә тиеш. 10 тапкыр су коену абонементының бәясе 800 сум. Балалар өчен билет бәясе – 70 сум. Әлеге вакытның 15 минуты киенү-чишенү һәм душка кереп чыгу өчен каралган, ә инде 45 минут йөзүгә бирелә. Бассейнга үзең белән алып килергә тиешле әйберләр: паспорт, медицина белешмәсе, резинадан ясалган ачык аяк киеме, йөзү костюмы, сөлге, сабын, шампунь һәм мунчала. Резин башлыкны исә урында ук сатып алып була. Теләге булганнарга күзлек, йөзгәндә аякка кия торган резин ишкәкләр (ласты) вакытлыча файдалану өчен бирелә. Бассейнда су керүчеләр өчен яшь чикләүләре юк. Бары тик 150 см дан кечерәк булган балалар озатып торучы ата-аналар белән булырга тиеш.
– Бассейнның халыксыз, буш торганы юк. Бинага сәгать ничәдә килеп керсәң дә, биредә тормыш кайнап тора. Спорт һәм урта мәктәпләр укучыларыннан кала, гомумән алганда, бассейнга 80ләп кеше йөри. Болар Круглое Поле поселогы, Түбән Суыксу, Мәләкәс, Бәтке, Биклән авыллары кешеләре. Хәтта Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсеннән дә килеп, су керүчеләр бар. Биредә 70 яшьлек әби-бабайны, әле яңа бер яшен тутырган сабый баланы, тулысынча гаиләләре белән ял итүчеләрне күрергә була. Һичшиксез, «Акчарлак» бассейны тулы көченә эшләп китте, – ди Ришат Мөбарәкҗанов. 

Фото предоставлено районным отделом по делам молодежи, спорту и туризму.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев