Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукайлылар сәламәтме?

Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов атналык киңәшмәдә ясаган чыгышында 2019 елның ун аенда районда сәламәтлек саклауның торышына тукталды. 

Туучылар аз, үлүчеләр күп

Ун айда районда 277 бала туган. Бу узган елның шушы чорына караганда 20гә кимрәк. 436 кеше үлгән, монысы исә узган елдан 38 кешегә күбрәк. Быел хезмәт яшендәге 80 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу сан да былтыргыдан артыграк. Үлүчеләр арасында, кызганычка каршы, бер яшькә кадәрге 1 бала да бар. Узган ел андыйлар икәү булган. Шулай ук ике сабый үле туган.
Үлемнәрнең сәбәбенә килгәндә, беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары тора. Икенче урында – яман шеш авырулары. Мондый чирләр үпкәләрдә, ашказанында, мәни бизендә табылган. Өченче сәбәп – травмалар алу. Алар үз-үзеңә кул салу, агулану, юл-транспорт һәлакәтләре аркасында килеп чыккан. 

Диспансерлаштыру

Диспансерлаштыру һәм эштән медицина тикшерүләре үтү барышында барлыгы 6002 тукайлы анализлар тапшырган. Тикшерүләр авыруларның 955 очрагын ачыклаган. 9 кешедә онкология, 591 кешедә эндокрин система чирләре, шул исәптән шикәр диабетының 11 очрагы, 30 кешедә сулыш органнары, 40 кешедә ашкайнату органнары, 43 кешедә сидек юллары авырулары билгеле булган. 
Болардан тыш, 2351 кешенең гәүдә авырлыгы тиешледән артык дип билгеләнгән, 498 кешегә тәмәке тартмаска кушылган, 93 кешенең артериаль кан басымы югары булган, 2227 кешенең дөрес тукланмавы ачыкланган, 596 кешегә физик активлыкны арттырырга киңәш ителгән. 
Маммография тикшерүләре үткән хатын-кызларның 30 процентына җепселле-сыекчалы шеш (фиброзно-кистозное образование) барлыгы ачыклаган. Бу – яшькә карап барлыкка килә торган үзгәреш. Дүрт хатын-кызга күкрәк бизе онкологиясе диагнозы куелган.
Ел башыннан 16 мең 773 кеше флюорография үткән. Аларның 71е контрольгә алынган, 2 кешедә үпкә рагы, 26 кешедә пневмония, 4 кешедә туберкулез, 39 кешедә хроник үпкә чире табылган. 

Балигъ булмаганнарны тикшерү

Тикшерүләр үткән 5690 үсмернең 157сендә беренче мәртәбә чирләр ачыкланган. Алар – эндокрин системасы, кан, нерв системасы, күз, ашкайнату органнары, тире, сөяк-мускул, сидек юлы, сулыш органнары авырулары, тумыштан килә торган аномалияләр. 134 баланың гәүдә авырлыгы җитмәгән, 93енең артык булган.

Гриппка каршы көрәш

Район үзәк дәваханәсенә гриппка каршы 15 мең 670 доза вакцина кайткан. Ун айда 13 мең 343 кеше прививка ясаткан. Аларның 8 мең 420се өлкәннәр, 4 мең 923е балалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев