Якты юл
  • Рус Тат
  • «Прививкадан курыкмагыз!»

    Тукай районында яшәүчеләргә коронавирус инфекциясеннән вакцина ясау дәвам итә. Район үзәк дәваханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Зөлфия Дәүләтова белдерүенчә, районда бүгенгә 136 кешегә прививка ясалган. Шушы көннәрдә тагын вакцина кайту көтелә. 

    Вакцинаны беренче-ләрдән булып медицина хезмәткәрләре ала башлады. Александра Крюкова – шуларның берсе. Ул инде 23 ел Нефтебаза поселогында фельдшер булып эшли. Бирегә ул Чаллыдан килен булып төшкән, һәм шул вакыттан алып фельдшер-акушерлык пунктында. 
    Фельдшер – авыл җирендә бик кирәкле кеше, аеруча бүгенге көндә. Поселокта яшәүчеләрнең күбесе өлкән яшьтә, араларында хроник авырулар бар. Авыл докторы – аларның төп ярдәмчесе. 
    – Эш урынымда миңа бернинди куркыныч та янамый, чөнки ультрафиолетлы һава кудыру аппараты эшләп тора. Бүлмәләрне җилләтеп, җыештырып торам. Минем ярдәмче санитаркам юк, шуңа күрә бөтен эшне үземә башкарырга туры килә, – дип сөйли Александра Крюкова. – Ә менә авыруларның өйләренә барган вакытта инфекция эләктерү куркынычы бар. Вакцина ясату минем өчен вируска каршы торуның иң ышанычлы ысулы дип беләм. 
    Коронавируска каршы прививка ясату мөм-кинлеге турында ишетүгә, Александра Александровна аны кичекмәстән алырга булган: 
    – Бернинди шигем дә булмады һәм юк та. Куркып йөрү арытты инде. Авырулар янына чыккан саен инфекция ияртмәдемме икән, өйгә алып кайтмадыммы икән дип борчыла идем. Гел уйланып, шикләнеп йөрү ул бит үзе үк стресс, ә стресс иммунитетны киметә, – дип аңлата фельдшер. 
    Беренче вакцинаны Александра Крюкова Яңа ел бәйрәменә кадәр ясаткан. Икенчесен – январь аенда. Бернинди авырту да, тискәре тәэсир дә сизмәве, киресенчә, тынычланып калуы, кәефе уңайлануы турында сөйли ул. 
    – Мин прививкаларга ышанам, балаларыма да ясата килдем. Коронавирус белән авыруга караганда, прививка ясату күпкә җиңелрәк дип саныйм. Күп кеше авырудан соң озак тернәкләнә, кайберәүләр айлар буе хәлсезләнеп йөри. Коронавирус беркая да китмәячәк, безнең арада яшәячәк. Вакцина алудан курыкмаска кирәк, – дип киңәш бирә Александра Александровна.
    Бүгенге көнгә Нефтебаза поселогында яшәүче 9 кеше вакцинациянең беренче этабын үткән, тиздән икенчесен алачак. Тагын 10 кеше фельдшерга килеп, язылып куярга өлгергән. 
    Галина Токранова ире Павел Николаевич белән бергә «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын ясатканнар, икенче прививкалары 10 февральгә билгеләнгән.
    – Мин пенсиядә инде, 58 яшьтә. Иремә – 60. Үзем моңа кадәр дә прививкалардан баш тартмый идем. Коронавирустан башкача ничек сакланып була соң? Куркып торганчы, җаныбыз тыныч булыр дип уйладык. Прививкадан соң үземне яхшы хис итәм, температурам да булмады. Энә кадалган урын гына берничә көн авыртып торды, хәзер узды инде, – дип үзенең фикерен белдерде Галина Токранова. 
    Галина Александров-наның да, аның иренең дә хроник авырулары бар икән, шуңа күрә алар бер дә икеләнеп тормыйча вакцина ясату ягында. 
    Җитмеш яшьлек Людмила Долотова һәм аның ире Николай Алексеевич та вакцинаның беренче компонентын алганнар. 
    – Хәлебез бик әйбәт, укол ясаткан урынны да сизмибез. Узган елның март аеннан бирле үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеге өчен борчылып, куркып яшибез бит инде. Кешеләрнең ничек авырулары турында ишетеп беләбез. Вакцина алгач, җиңел булып китте әле, – дип Людмила Алексеевна тәэсирләре белән уртаклашты. 
    Ә менә Рәшидә апа Зарипова әлегә прививка ясатырга җыенмый. 
    – Мин болай да уколлар алам, соңгы ике елда кан басымым уйнап җәфалый, – ди 76 яшьлек Рәшидә апа. – Прививка ясатырга кирәк дип саныйм, ә үземә бу процедураны язга, бәлки җәйгә кадәр кичектереп торырга туры килер инде. 
    Ирле-хатынлы Владимир һәм Людмила Фроловлар вакцина алу ягында. 
    – Коронавирус турында беләбез, прививка ясатачакбыз, ләкин бераз соңрак. Мин хәзерге вакытта дәвалану курсы үтәм – укол алам, – ди Людмила.
    Вакцина алу-алмау – һәркемнең үз ихтыярында. Шулай да табиблар өлкән яшьтәгеләргә, йөкле хатын-кызларның гаилә әгъзаларына прививканы ясатырга киңәш итәләр. 

    Прививкага язылу өчен авыл фельдшерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Госуслуги» порталында һәм район үзәк дәваханәсенең регистратурасына, шулай ук 46-31-02 телефонына шалтыратып та язылырга мөмкин. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: