Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Прививка ясатасыңмы?

Әле бер ел элек кенә без коронавирус дигән куркыныч чир килер дип күз алдына да китерми идек. Үзебезгә аның җиле килеп тимичә, бу инфекциянең булуына ышанмадык. Кызганычка каршы, вирус беркемне дә читләтеп узмый.  

Исегезгә төшерәбез, коронавирус йогышлы, аеруча куркыныч авырулар исемлегенә кертелгән. Шуңа күрә бу чиргә каршы вакцина ясауны профилактик прививкалар милли календарена керткәннәр. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы февраль аенда республикага 190 мең 500 вакцина кайтачагын хәбәр итте. Вакцинадан безнең районга да өлеш чыгачак. 
Вакцина ясау – дөньяда иң киң таралган медицина процедурасы, бүгенге көндә аңа альтернатива юк. Безнең илдә бүген бердәнбер булган Россия вакцинасы барлыкка килде. Тагын ике вакцина эшләнелештә. Шулай ук чит ил вакциналарын сатып алу турында сөйләшүләр алып барыла.
Тукай үзәк больницасы табиб-эпидемиологы Сергей Вдовин әйтүенчә, район халкына Гам-КОВИД-Вак вакцинасы, ягъни коронавирус йоктыруны профилактикалау өчен катнаш вектор вакцинасы белән прививка ясала. Ул ике мәртәбә үткәрелә, беренче һәм икенче компонент арасы 21 көн тәшкил итә. Прививкадан соң кешедә антитәнчекләр барлыкка килү беренче вакцинадан һәм икенче вакцинадан соң 2-3 атнадан башлана. Вакцина инструкциясендә язылганча, хәзерге вакытта антитәнчекләрнең саклагыч титры да, саклау дәвамлылыгы да билгеле түгел. Эпидемиологик нәтиҗәлелекне өйрәнү буенча клиник тикшеренүләр үткәрелмәгән.

Кемнәргә прививка ясала?

 – Беренче чиратта медицина һәм мәгариф хезмәткәрләренә, социаль хезмәткәрләргә, хроник авырулары булган кешеләргә ясала. Шулай ук районның һәр кешесе ковидтан прививка ясата ала. Вакцина алган һәр кеше табиб күзәтүендә була. Шунысын искәртеп үтәм, вакцина 18 яшьтән өлкән гражданнар өчен, – ди табиб-эпидемиолог.

Иммунитет күпме вакытка кадәр саклана?

Ковид белән авырган кешеләрнең иммунитеты ярты елга кадәр саклана. Кемнеңдер азрак, кемнеңдер исә күбрәк вакыт сакланырга мөмкин. Ике тапкыр вакцинацияләнү иммунитетны бер елга кадәр саклаячак дип фаразлыйлар. 

Антитәнчекләр хакында

Әгәр кеше коронавирус инфекциясе белән авырса, ярты елдан соң антитәнчекләрне тикшермичә һәм ПЦР-тесттан башка прививка ясатырга мөмкин. Әгәр гаилә әгъзаларыннан кем дә булса ковидка каршы прививка ясатырга теләп, аның коронавирус белән авырганлыгы раслана икән, аңа антитәнчекләргә анализ тапшырырга яки ПЦР-тест эшләргә кирәк була. Шундый ук тестны медицина учреждениесе хезмәткәрләренең дә ясатуы мөһим, чөнки алар һәрвакыт авырулар белән тыгыз элемтәдә торалар. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, антитән-чекләрнең булу-булмавы әле кешенең ковид белән авырганмы-юкмы икәнлеген белдерми. Антитәнчекәр – ул гумораль иммунитетны саклауның тар төркеме генә. Ә организмда башка яклау механизмы бик күп, – дип аңлата Сергей Петрович Вдовин. 
Бу инфекциянең үзенчәлеге бар. Без аның белән яшәргә, бу чир белән көрәшергә тиеш булабыз. Шулай ук хәлне дөрес бәяләргә өйрәнергә тиешбез. Әлбәттә инде, вакцина ясату хакында да уйларга кирәклегенә басым ясый табиб-эпидемиолог. 

Район халкы өчен Тукай үзәк больницасында 46-31-02 телефоны аша вакцинациягә язылып була. Бу телефоннан шулай ук участок табиб-терапевтыннан да тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Вакцинациягә язылу бары тик үзәк больницага беркетелгән кешеләр өчен генә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев