Якты юл
  • Рус Тат
  • Паллиатив ярдәм нәрсә ул?

    Паллиатив ярдәм – медицинаның чагыштырмача яңа бер юнәлеше. Арабызда гомере өзелү куркынычы булган авыру кешеләр бар, менә шул авыруларның хәлләрен җиңеләйтү өчен паллиатив ярдәм оештырыла. Ул авыруга диагноз куюдан башлап, аның физик халәтен билгеләү, рухи һәм социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәмне дә үз эченә ала, дип аңлаталар район үзәк дәваханәсе белгечләре. Күптән түгел больницада «Паллиатив ярдәм» декадасы да үтте. 

    Чаллының онкология диспансерында махсус паллиатив ярдәм бүлекләре эшли. Алар яман шеш белән авыручыларның өйләренә барып та, стационарда ятканда да авыртуны басардай дәвалау чаралары белән хәлләрен җиңеләйтәләр. Шулай ук медицина хезмәткәрләреннән һәм психологтан торган паллиатив медицина ярдәме бүлекләре эшли. Әлеге бүлекләр урын өстендә ятучыларның өйләренә барып ярдәм күрсәтә. 
    Паллиатив ярдәм шулай ук авыруларга һәм аларны тәрбияләүчеләргә, гаилә әгъзаларына социаль тернәкләндерү чаралары белән булышуны, психологик ярдәмне үз эченә ала. 
    Паллиатив ярдәм үлем куркынычы янаучы авыруларның барысына да күрсәтелергә тиеш. Бу очракта яман шеш белән авыручылар гына күздә тотылмый, ә бәлки кеше кулына калган, мөстәкыйль рәвештә ашый да, эчә дә алмаган хроник авырулар, көчле инсульттан, неврологик чирләрдән, деменцияләрдән зыян күреп урын өстендә калучылар турында да сүз бара. 
    Иң беренче чиратта тәннең авыртуын, әгъзаларның сызлавын басу турында сүз бара. Авыруы көчәя барган саен, кешенең хәле кыенлаша, әйтик, сулыш алуы авырая, ул туктаусыз йөткерергә мөмкин, тамагыннан ризык үтми, күзен йокы алмый, күңел төшенкелегенә еш бирелә. Урын өстендә озак ятучының тән тиресе бозыла башларга мөмкин. Паллиатив ярдәм күрсәтүче белгеч боларның барысын да күзәтеп, мөмкин булганча дәвалау чаралары күрергә тиеш.
    Махсус медицина ярдәме кешенең гомерен озайтуга, аның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелә.
    Паллиатив ярдәмне сәламәтлек саклау өлкәсенә генә кайтарып калдырырга ярамый, бу очракта психологик һәм рухи ярдәм күрсәтү дә күздә тотыла. Рухи ярдәм авыручыга гына түгел, аның туганнарына һәм якыннарына да кирәк. Урын өстендә үлем көтеп ятучы белән ничек сөйләшергә, аның янында үзеңне ничегрәк тотарга? Аның белән аралашканда киләчәккә планнар корып, өметләндерергә ярыймы? Авыруның соңгы сәгатьләрен ничек уздырырга? 
    Болардан тыш, авыру кешегә социаль һәм юридик мәсьәләләрне хәл итү дә җиңел генә бирелми бит әле, монда да белгечләр киңәше кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: