Якты юл
  • Рус Тат
  • Күзкәйнең шәфкать йорты

    Күзкәй амбулаториясе тирә-юньдәге дистәдән артык авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүче 100 елга якын тарихы булган савыктыру йорты.

    Бераз гына тарих

    Авылның участок дәваханәсе ачылганчы халык җитди авырулар белән Минзәлә өяз больницасына йөри, даруларга да, укол ясатырга да, ат җигеп, шунда юл тоталар. 1927 елда Күзкәйдә дәваханә ачыла. Бирегә, дәва эзләп, бөтен вулыс авылларыннан килә торган булганнар. Билгеле инде, бинасы бик тар – кечкенә генә бер йортка уранашкан була. Шулай да шәфкать ияләре көне-төне эшләп, чирлеләргә ярдәм күрсәтәләр, йогышлы авыруларны булдырмас өчен бөтен тырышлыкларын куялар.
    1925-1937 еллар Күзкәй өчен зур төзелешләр чоры: мәктәп бинасының өске каты төзелә, ветеринария пункты, идарә бинасы һәм, ниһаять, яңа дәваханә бинасы барлыкка килә. Алай гына да түгел, калай түбәле амбулатория, 50 койкалык стационар, ярдәмче хуҗалыклар әзер була.
    Күзкәй дәваханәсендә төрле елларда дистәләгән табиблар, шәфкать туташлары эшли. Халык күңеленә бик нык кереп калганнары – Николай Сергеевич Казаков, Әхнәф Гарифҗан улы Гарифҗанов. Ул чагында дәваханәнең хирургия, бәби табу, гинекология бүлекләре була.
    Николай Сергеевич гаҗәеп тырыш, булдыклы, кешелекле табиб буларак халык арасында зур абруй казанган. Килү белән ул дәваханә биләгән җирне киңәйтеп, алма, җиләк-җимеш бакчаларына нигез салган, умарталар булдырган, атлар, сыерлар асрый башлаганнар. Акрынлап авыруларны тукландыру рационына бакча җимешләре, бал, яңа сауган сөт кертә башлаганнар. Стационарда дәваланучыларны ул, чиренә карап, больница хуҗалыгында эшләткән. Биредә авыруларга кыш ашату өчен җиләк-җимешләрдән кайнатмалар, бал әзерләгәннәр.
     Әхнәф Гарифҗанов Күзкәй дәваханәсендә 32 ел баш табиб булып эшләде. Аның иртә таңнан иң беренче булып эшкә килүен, бөтенесеннән соң китүен гаҗәпсенеп тә, сокланып та бүген дә искә алалар. Ул педиатр да, акушер-гинеколог та, кирәк икән хирург та була. Бер авыруны да дәваланырга читкә чыгарып җибәрми. Кышкы күз ачкысыз бураннарда, язгы юл өзеклегендә дә ат җигеп авылларга йөри, күпме кешене үлемнән коткара. Әхнәф абый дару белән генә түгел, җылы, өметләндергеч сүзләре, белдекле киңәшләре белән дә дәвалый. Бүген Күзкәй амбулаториясен җитәкләүче Фәнис Шәйхеләхмәтовны аның шәкерте дисәң дә була.
    Сигез елдан Күзкәй дәваханәсенә 100 ел тула. Халык сәламәтлеге сагында эшләп, җирдә матур эз, якты истәлек калдырган һәм ихтирам хисләре алып киткән табибларны, шәфкать туташларын, авыруларга башка төр хезмәт күрсәтүчеләрне санап китсәң, алар дистәләгән, йөзләгән. Дәваханә диварына алтын хәрефләр белән: «Төрле елларда биредә эшләгән йөзләгән, меңләгән кешеләргә тормыш бүләк иткән табибларның, шәфкать туташларының игелекле хезмәтенә, миһербанлылыгына һәйкәл булсын бу шәфкать йорты. 2001 ел, март» дип язылган элмә тактаны укыганда кул күтәреп, дога кыласы килә. Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын.

    Дәваханәнең бүгенгесе

    Дәваханәнең агач биналары юк инде хәзер. Әхнәф абыйдан соң баш табиб булып килгән Тәзкирә Гәрәй кызы Вәлиева һәм авылдашыбыз, районның элеккеге башлыгы Васил Хаҗиевның тырышлыгы, республика ярдәме белән менә дигән кирпеч бина төзелде. Исемдә әле, Тәзкирә ханым төзелешкә керешкәнче, үзе әйтмешли, тышкы кыяфәте беркемнекенә дә охшамаган архитектура чишелеше эзләп йөрде һәм кулына дәфтәр тотып, Хәлфиннар йортына урнашкан бәби табу йортының рәсемен ясап, зур табышка ия булгандай, редакциягә килеп керде. Җиң сызганып, канатланып йөри белә иде ул. Шушы бинаны төзетү хәстәре белән йөргәндә авариягә юлыкты. Җиңәр сыман иде – мантымады. Дәваханәнең мәһабәт кыяфәтле яңа бинасын ачу тантанасына килгәндә нык авыру иде. Урыны җәннәттә булсын – хезмәте, тырышлыгы җимеше булган әлеге якты бина бик күп еллар авылдашларына хезмәт итсен.
    Хәзер инде дәваханәбез иркен, матур, бөтен уңайлыклары булса да, язмышы бөтенләй башка. Илдәге үзгәрешләр сәламәтлек саклау тармагына да кагылды – «оптимальләштерү» безнең дәваханәне дә әйләнеп узмады. Хәзер инде ничек кенә авырсак та, авылда ятып дәвалана алмыйбыз, район үзәк дәваханәсенә яки шәһәрнекенә җибәрәләр. 
    Дәваханәдә штатлар бик нык кыскарды, шул аз санлы шәфкать туташлары унбер авылдан йөрүче авыруларга хезмәт күрсәтәләр. Биредә, элеккеге кебек үк, авыруларга карата игътибарлылык, мәрхәмәт күрсәтү һәм һөнәри камиллеккә омтылу дәвам итә.
    Бу язмамны әзерләр алдыннан мин байтак авылдашларым белән сөйләштем, фикерләрен белдем. Амбулаториянең гомуми практика табибы Фәнис Шәйхеләхмәтов, шәфкать туташы Люция Шәйхаттарова, лаборант Әминә Заһидуллина, өлкән шәфкать туташы, процедуралар кабинеты мөдире Рәмилә Газизова, физкабинет хуҗасы Флера Габдрахманова турында күпме җылы рәхмәт сүзләре ишеттем. Чернобыль афәтен узган, әледән-әле дәваланып яшәүче Нәкыйп Вәлиев: «Флүрә дәвалауга керешкәнче, кызык сүзен әйтеп, көлдереп ала, хәлеңне сораша, системаны бик оста куючы, уколны да сиздермичә ясаучы Рәмиләне дә мактап бетерерлек түгел», – диде. Ә табиб янына килгән һәр авыру башта анализлар бирә. Дөрес, лабороториядә приборлар иске инде, алай да бай тәҗрибәле шәфкать туташы Әминә Заһидуллина ясаган анализларның шәһәр дәваханәсенә барсаң да дөреслеге раслана. Мин телгә алган шәфкать туташлары барысы да биредә 30 елга якын эшлиләр. 
    Дәваханәгә соңгы елларда эшкә килгән теш табибы Айдар Латыйповның да исеме танылып килә – дәва эзләп хәтта Минзәлә районыннан киләләр. Әле бу араларда бу тармакны бераз үстерергә ниятлиләр – хирургия бүлеге әзерләнә. Биредәге шәфкать туташы Ләйсән Акмалова 10 елдан артык эшли, аны табибның уң кулы дисәң дә була. Медбрат Вадим Халиков училище тәмамлап килгән иде. Һөнәри үсеш юлында ул менә дигән остазлар арасында чыныгу ала.
    Дәваханәгә килеп керүе үк күңелле. Чиста, матур монда, коридорда гөлләр үсеп утыра. Бинаның тышкы ягы җәен яшеллеккә күмелә: агачларны тигезләп кисеп торалар, керү юлында аллы-гөлле чәчәк аткан гөлләр. Бу тәртип тә үзеннән-үзе булмый. Хуҗа кешенең оештыру сәләте, ә эш башкаручыларның намуслы хезмәте кирәк. Санитарка Гөлчәчәк Миңнегәрәева, Альберт Шәрипов, Тәнзилә Вәҗиева, Рузилә Муллахмәтоваларга да бәйрәм уңаеннан хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе килә.
    Дәваханәнең яшәеше, кадрлар турында баш табиб Фәнис Харрасович белән сөйләшәбез:
    – Безнең 13 хезмәткәрнең күбесе югары категорияле белгечләр. Алар һәм фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче фельдшерлар тарафыннан 2 меңгә якын кешегә медицина хезмәте күрсәтелә. Көндезге стационар бик нәтиҗәле кулланыла – 3012 койка планы тулысынча үтәлде. Табибларга барлыгы 9782 кешенең мөрәҗәгать итүе теркәлгән. Авыллар картая бит, олы яшьтәге кешеләр еш мөрәҗәгать итә, мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз.
    – Авырган кешене дәвалау бер нәрсә, бик кирәк, ә менә авыру очракларын булдырмау, ягъни профилактика ничек куелган?
    – Авыл кешесен үзегез беләсез инде, авырса да, эшли дә эшли ул, чире узар дип йөри. Ахырдан барыбер дәваханәгә килми булмый. Шуңа күрә диспансерлаштыру вакытында мөмкин кадәр күбрәк кешене тартырга тырышабыз. Баштарак активлык сизелми иде, хәзер караш үзгәрде бераз. 2019 елга диспансерлаштыру дәвам итә. Яше туры килгәннәрне чакыртып та алабыз, исләренә төшереп торабыз. Бүген менә флюрография машинасын көтәбез, халыкка хәбәр иттек.
    – Фәнис Харрасович, кыенлыклар, проблемалар да җитәрлек бит.
    – Бәйрәм уңаеннан бүген аларга тукталасы килми, кемдә юк соң алар. Кулдан килгән кадәр тырышабыз. Коллектив бик тату, көчле, кирәк чагында бер-берсен алмаштырырлык хәзерлекләре бар. Мин аларның барысына да рәхмәтле һәм бәйрәм белән тәбрик итәм. 

    Фото Күзкәй китапханәсеннән алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: