Казанда табиблар сулыш юлына көнбагыш кергән бер яшьлек кызны коткарган
Кечкенә балалар белән бәйле көндәлек кебек күренгән гамәл дә көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Казандагы бер гаиләдә дә шулай килеп чыккан: бер яшьлек кызга көнбагыш бөртеге аркасында ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган, табиблар исә аның хәлен тиз арада тотрыклыландырган.
Казанда бер яшьлек кызның сулыш юлына конбагыш орлыгы эләгеп, авыр хәлдә калган. Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары чит әйберне оператив рәвештә алып, баланың гомерен саклап калган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Альмир Абашев хәбәр итте.
Сабыйлар өчен мондый очраклар аеруча куркыныч санала. Аларның бронхлары бик тар булганлыктан, кечкенә генә орлык та һава юлын томалап, сулыш алуны туктатырга мөмкин. Медиклар кызга бронхоскопия ясаган. Бу ысул ярдәмендә чит предметны хирургик кисем ясамыйча чыгарырга мөмкин булган. Операция уңышлы узган. Хәзер бала табиблар күзәтүендә, аның тормышына куркыныч юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев