Якты юл
  • Рус Тат
  • Ишетә алу – олы бәхет 

    «Демография» милли проектының «Халыкның сәламәтлеген ныгыту» региональ проекты кысаларында, шулай ук районда яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан үзәк дәваханә 1 марттан 10ысына кадәр ишетү органнары авыруларын кисәтү ункөнлеге үткәрә. Ишетү сәләтен югалтмау, колакларны саклау турында үз киңәшләрен район үзәк дәваханәсе табиб-отоларингологы Ильхом Сәгыйдуллин бирә. 

    Ишетүне югалтуны кисәтү

    Тирә-як төрле тавышлар белән тулы. Ишетә алу кешегә башкалар белән аралашу мөмкинлеге бирә. Ишетү сәләтен югалткан кешеләр исә күп нәрсәдән мәхрүм. Кызганычка, мондый хәл минем белән булмас дип берәү дә ышанып әйтә алмый. Шул ук вакытта үз сәламәтлегеңне саклау үзеңнән дә тора. Ишетә алу – ул олы бәхет.
    Түбәндге төркемнәргә керүчеләргә ишетү органнарын аерата сакларга кирәк:

    • нәселдә ишетү органнары авырулары булганнарга;
    • тавышка реакциясе көчле кешеләргә;
    • шикәр диабеты белән чирләүчеләргә;
    • кан басымы югары булганнарга;
    • колак травмасы алганнарга.

    Тавыш 70 децибелдан югары булганда һәм бу тавыш озак вакыт дәвам иткәндә колакка зур куркыныч тудыра. Әгәр тавыш 120 децибелдан артса, мизгел эчендә саңгырау калырга мөмкин. 

    Ишетү сәләтен саклау өчен 9 гади киңәш

    1 Көчле тавыштан сакланыгыз. Озакка киткән көчле тавыш колакның эчке мембраналарын зарарлый. Перфораторның кыска вакытлы тавышы гына түгел, әйтик, метрода баргандагы монотон тавыш та зыянлы. 

    2 Наушникларны көчле тавыш белән кулланмагыз. Бу аерата наушник-«капелька»-лар өчен актуаль. 

    3 Колакларыгызны саклагыз. Әгәр эшегез тавыш белән бәйле икән, мисал өчен, аэропортта, җитештерүдә хезмәт куясыз, тавышлы техникада йөрисез икән, махсус саклагыч аппаратлар алыгыз. 

    4 Телевизорны яки музыка үзәген көчле тавыш белән тыңламагыз. Ишетү анализаторына бу бик зыянлы. 

    5 Тынлыкны яратыгыз. Ишетү шулай ук ял итүгә мохтаҗ. 

    6 Колак, тамак, борын авыруларын вакытында дәвалагыз. Хроник отит колак катылануга китерергә мөмкин. Шулай ук сыеклык җыелган уртача отит та куркыныч. Үздәвалану белән шөгыльләнмәгез, табибка барыгыз. 

    7 Колакка әйбер керүдән сакланыгыз. Вак предметлар ишетү органына бик зыянлы.

    8 Гигиена таләпләрен үтәгез. Белгечтән колакны ничек чистартырга кирәклеген сорагыз. Моның өчен беркайчан да мамыклы таякчыклар кулланмагыз. 

    9 Салкын тиюдән сакланыгыз. Организмга, шул исәптән колакларга да начар тәэсир итүче антибиотиклар бар. Ангина, ОРВИ, грипп вакытында еш кына ишетү начарлана. 

    Ишетү органына зыян китерүче 200дән артык медпрепарат бар. Составында салицилат, аспирин булган авыртуны баса торган чараларны кулланганда сак булыгыз.

    Ишетүне тикшерү кирәкме? 

    Белгечләр ишетү дәрә-җәсен даими рәвештә тикшереп торырга куша. Планлы кабул итү вакытында колак яфрагы һәм ишетү юллары отоскоп белән тикшерелә, диагностика уздырыла. Бу авыруны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Проблема алданрак билгеле була икән, аны дәвалау да җиңелрәк. Бу бигрәк тә балалар өчен актуаль. Белгечләр колак катыланудан саклану өчен аудиологик скрининг үткәрергә тәкъдим итә. Сау-сәламәт ата-анадан да авыру бала туарга мөмкин. Якыннарыгыз сезнең яхшы ишетүдә шикләнсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. 
    Кызганычка каршы, әлегә көчле тавыштан саклаучы универсаль таблетка яки башка чара табылмаган. Аны саклау үзебездән тора.

    / Фото район үзәк дәваханәсеннән алынды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: