Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирегезне яшермәгез!

Мәгълүмат чараларындагы хәбәрләргә караганда, коронавирус таралу көннән-көн көчәя. Шул ук вакытта сезонлы грипп белән ОРВИ да башланды, ил буенча 3,5 миллион авыру теркәлгән инде. Бу ситуациядә ниләргә игътибар итәргә, ничек сакланырга? Шушы сорауларга җавап эзләп, тагын бер кат медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә булдык. Бу юлы – гап-гади авыл фельдшерына. 

Бәтке авылындагы фельдшерлык пунктында планлы процедуралар туктатылган, кичектергесез ярдәм кирәк булганда гына үткәрелә. Биредә авыруларны Калинино авылы фельдшеры Рузалия Хәйдәрова кабул итә. Пациентлар шактый күп, алар сабыр гына үз чиратлары җиткәнне көтә. Рузалия Разиковна һәркайсын тыңлап, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә. Ул 37 ел фельдшерлык хезмәтендә, шуның соңгы 21 елын – Калининода. Бүгенге көндә аңа Бәтке авылы халкына ярдәм итүне дә йөкләгәннәр. Табиблар «кызыл линия»дә чагында, район үзәк дәваханәсендә өч ай терапевт вазифасын башкарырга да туры килгән аңа. Сабыр, төпле, ипле холыклы бу ханымның җаваплы бурычларны башкарырлык белеме дә, тәҗрибәсе дә бар, шуңа күрә аңа өстәмә эшне дә икеләнүсез йөклиләр, күрәсең. 
Рузалия Хәйдәрова, эшеннән беразга бүленеп, безнең белән сөйләшергә җай тапты. Сүзебез инфекцияле авырулар, бүгенге хәл һәм вирустан саклану турында барды. 
Көзге салкыннар башлану белән авыру-чыларның саны арту – табигый һәм безнең өчен гадәти күренеш. Әле узган ел безне грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрдән (ОРВИ) саклану турында кисәтсәләр, быел исемлеккә коронавирус та өстәлде. Һәм, әйтергә кирәк, хәл шактый җитдиләнде. Чөнки без ияләшкән «кышкы» авырулар кеше гомере өчен артык куркыныч булып тоелмый иде инде. Ә менә коронавирус әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән, аңа каршы көрәшү, дәвалау чаралары да тәмам тәгаенләнмәгән, шуңа күрә ул күбрәк куркыта. Хәер, хәзер инде кайсыннан шикләнергә дә аптырарсың. Ләкин Рузалия Разиковна паникага бирелмәскә киңәш итә. «Әйе, грипп, ОРВИ һәм коронавирусның башлангыч билгеләре охшаш: хәлсезлек, йөткерү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү, тамак авырту, буыннар сызлау. Әмма аларның берәрсе сизелү белән, куркып шик-шөбһәгә бирелергә ярамый, – ди фельдшер ханым. – Авыру билгеләрен сизгән очракта, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Диагнозны да, дәвалау схемасын да, дару препаратларын да бары тик алар билгели». 
Кайберәүләр, эшен югалтудан куркып, «больничный»га китәргә теләми. Коронавирус түгел, салкын тигәннән генә хәлсезләнеп йөрим дип тынычланырга ярыймы соң? Рузалия Хәйдәрованың әлеге сорауга да җавабы катгый: «Юк, әлбәттә. Чөнки бүген беркемнең дә үзе турында гына уйларга хакы юк. Тирә-юнебездәге кешеләр турында кайгыртырга тиешбез. Үтәр әле дигән сылтау белән авыруыңны яшереп яту һич дөрес түгел. Чөнки, үзең дә белмәстән, башкаларга да чир йоктырырга мөмкинсең». 
Фельдшер ханымның вируслы инфекцияләрдән саклану ысуллары турында киңәшләр бирүен үтендек. «Мин Америка ачмыйм, – дип дәвам итте ул, – барысы да кабат искәртү булыр. Тик кешеләрнең исләренә төшерү комачауламас. Организмның төп саклану көче – иммунитет, ләкин ул да бөтен авырулардан һәм вируслардан саклап кала алмаска мөмкин. Хәзерге заманда вирус бик тиз күчә һәм һава юлы белән күчә торган теләсә нинди вирус та куркыныч санала. Профилактика чаралары аларның барысы өчен бер үк: кеше күп җыела торган урыннарга бармагыз, ябык урыннардагы зур кибетләргә, иҗтимагый чараларга йөрүдән тыелып торыгыз. Саклану өчен битлек кулланырга, аны ике сәгать саен алыштырып торырга кирәклеген онытмагыз. Шулай ук гигиена чараларын: салфеткалар, антисептикларны системалы куллану турында да истә тотарга кирәк. Бүлмәләрне ешрак җыештырыгыз, җилләтегез. Кулларыгызны гына түгел, бит-ләрегезне дә юарга онытмагыз. Авыруның беренче билгеләре күзәтел-гән очракта ук медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү зарур. Шуны да әйтик, прививка ясаткан кешеләрнең өзлегү куркынычы аз.
Гаиләдә кемдер авырый икән, аңа аерым савыт-саба, урын-җир билгеләгез һәм табиб кушканнарны тиешенчә үтәвен контрольгә алыгыз. Шулай ук аның тыныч кына ятып торуы хәерле булыр. 
Авырып киткәндә күп сыеклык эчү (тәүлегенә 2 литрга кадәр) киңәш ителә. Җылы суга бераз лимон яки юкә чәчәге кушарга мөмкин. Шулай ук компотлар эчү яхшы. Бал белән кура җиләге – әйбәт чара, ләкин аларны чама белән кулланырга кирәк. 
Елның салкын фасылында кулларыгызны әледән-әле сабын белән юу, өйне һәм эш урынын ешрак җилләтү турында кайгыртыгыз. Шулай ук грипп чоры якынлашуга витаминнар кабул итү кирәк. Йөкле хатыннарга бу бигрәк тә мөһим. 
Үзегездә авыру билге-ләрен тоясыз икән, табибка мөрәҗәгать итегез. Үз белдегегез белән дәваланып, иң мөһим мизгелне кулдан ычкындырмагыз һәм чирнең катлаулануына юл куймагыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев