Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Елан чакса нишләргә?

Сакланганны Ходай саклар, диләр. Белгечләр исә гади кара елан максимум тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да озын кунычлы резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар елан чагуыннан сакларга мөмкин. Табигатьтә ял иткәндә, палатканы, йокы капчыкларының елан керү-кермәвенә тикшерергә кирәк.

Әгәр елан сезне күреп, ыслый башласа, бу очракта кискен рәвештә хәрәкәт итмичә генә, кыргый хайван яныннан ераккарак китәргә кирәк.   Әмма бу киңәшләрне тыңларга соңга калып, инде кара елан чакса, нишләргә?   1. Беренче мизгелдә яра кырыйларын кысып һәм аңа гел төкереп, агуын суырып ташларга тырышыгыз. Ләкин авыз эчендә вак яралар булса, суырып ташлау тыела; 2. Хәрәкәтләнмәскә; 3. Аллергиягә каршы дару эчәргә; 4. Күп итеп сыеклык эчәргә; 5. Махсус сыворотка кертер өчен хастаханәгә барырга.   Шул ук вакытта елан чаккан урынга бау бәйләргә яки алкоголь кулланырга ярамый. Ләкин, ни кызганыч, кеше берүзе булганда, хастаханәгә барып җитә алмаска мөмкин. Бу очракта нишләргә соң?   1. Чакканнан соң, шунда ук агуны суырырга тотыныгыз (ләкин бу ысул беренче минутларда гына булыша); 2. 5-10 минуттан исә дару эчегез. Аптечкада новокаин 2%, киң спектрлы антибиотик, мәсәлән, доксициклин булырга тиеш.   Үзлектән ничек дәваланырга?   1. Чаккан урынны йогышсызландырырга; 2. Шул урынны новокаин кадарга (3-4 укол). 3. Әгәр дә шеш барлыкка килә башласа, кырыйларына кадарга. Димедрол һәм кордиамин уколларын ясарга. 4. Тешләү урынында сепсис һәм ялкынсынуны булдырмас өчен, антибиотик эчәргә. 5. Суны регидрон белән бутап эчәргә һәм тиз арада табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев