Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Соңгы кыңгырау чыңлады
25 май көнне барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады. Быел мәктәп тәмамлаучыларның иң күбе Бәтке авылында. Биредә 21 бала 11нче сыйныфны, 35 бала 9нчы сыйныфны тәмамлый. Укучылар киләчәктә кем булырга тели соң? Булачак hөнәрләре турында алар үзләре сөйли.
-
БДИ: ничек җиңеп чыгарга?
Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен иң җаваплы вакыт – дәүләт имтиханнары чоры җитте. Быел тугызынчыны тәмамлаучы 305 бала һәм унберенчене тәмамлаучы 106 бала имтиханнар тапшырачак. Төп дәүләт имтиханнарыннан иң популяр предметлар – ИКТ, география һәм җәмгыять белеме. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан сайлап алына торган иң популяр фәннәр – профильле математика, җәмгыять белеме һәм биология. Имтихан вакытында дулкынлануны ничек җиңәргә? Район мәгариф идарәсе педагог-психологы Эльвира Саматова үз киңәшләрен бирә.
-
Әгәр мин президент булсам...
Ел саен Россия Федерация Советы мәктәп укучылары арасында «Әгәр мин президент булсам...» дип аталган бөтенроссия бәйгесе уздыра. Әлеге конкурска Тукай районы балалары үз тәкъдимнәрен язып җибәрә. Узган елгы бәйгедә Мусабай Завод мәктәбе укучысы Миләүшә Хәкимова җиңү яулаган иде, быел мондый уңыш Комсомолец мәктәбе укучысы Луиза Кузнецовага елмайды.
-
«Кырлай» әдәби чәйханәсендә
Теләнче Тамак авылы китапханәсендә үзенчәлекле әдәби чара узды. Биредә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын сөючеләр «Кырлай» әдәби чәйханә»сендә кунакта булдылар.
-
«Шигърият чишмәсе»ннән су эчтек
Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан Габдулла Тукай иҗатына багышлап «Шигърият чишмәсе» дип исемләнгән марафон-бәйге игълан ителгән иде. Бәйгенең максаты балаларыбызны, китап укучыларыбызны бөек шагыйребезнең иҗаты белән якыннанрак таныштыру һәм үткәрелгән мәдәни чараларны видеотасмага төшерү иде.
-
Ел укытучысы Инсия Маликова
Һәр ел саен педагогларның «Ел укытучысы» бәйгесе уза. Быел республиканың иң яхшы укытучылары исемлегенә районның Новотроицкое мәктәбеннән татар теле hәм әдәбияты укытучысы Инсия Маликова да керде. Ул әлеге бәйгедә икенче урынга лаек булды. Инсия Фиркатовнаның мондый мәртәбәле конкурста беренче тапкыр җиңүе.
-
Районның иң яхшы әйдаманы кем ул?
«Иң яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылган әлеге конкурсның район этабында мәктәпләрнең өлкән сыйныфлар укучылары – 11 әйдаман катнашты.
-
«Ел укытучысы»
Районда «Татарстан Республикасының ел укытучысы – 2019» конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.
-
Республика олимпиадалары башланды
10 гыйнвардан мәктәп укучылары өчен республикакүләм олимпиадалар башланды. Алар Казан шәhәрендә уза.
-
«Балкыш» – шәп лагерь!
Район мәктәпләрендә белем алучы 43 укучы кышкы каникулларын «Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагеренда уздырды. Биредә балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, яңа чиреккә көч туплау, ялларын күңелле hәм файдалы уздыру өчен Яр Чаллы педагогия университеты югары квалификацияле педагоглары, студентлары зур көч куйды.
-
Табигатьне саклау – мөһим бурычыбыз
Теләнче Тамак авылы мәктәбендә экология темасына багышланган фәнни конференция үтте. Табигать безгә, балаларына, гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк... (А Сөләйманова).
-
Биклән укучылары республика интерактив уенында катнашты
Каникулда ял итү, көч җыю белән беррәттән укучылар төрле бәйгеләрдә hәм чараларда да катнашты. Әйтик, Биклән мәктәбенең дүрт укучысы «Минем төбәк – Татарстан» республика интерактив уенында Яр Чаллы мәктәпләренең укучылары белән көч сынашты. Нәтиҗәдә, тукайлылар икенче урынны яулап, диплом hәм дөнья атласы белән бүләкләнде.
-
Мәктәп ярминкәсендә укучылар үстергән 1,5 тонна уңыш сатылган
Шушы көннәрдә башкалабызда мәктәпләр ярминкәсе узды. Биредә 45 район катнашты. Районның мәктәп укучылары тырышып үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр белән районның мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре хезмәткәрләре, Яңа Бүләк мәктәп директоры урынбасары Флера Сәлахова, Комсомол hәм Калмаш авыл мәктәпләренең физкультура укытучылары сәүдә итте.
-
Укытучылар көнен билгеләп үттеләр
Быел укытучылар көнен зурлап шәһәрнең «Энергетик» мәдәният сараенда билгеләп үттеләр. Бу көнне районның мәгариф учреҗдениеләре хезмәткәрләрен район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева һәм мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәмәтҗанова котлады.
-
Мәгариф хезмәткәрләре башкалада сәүдә итәчәкләр
12-13 октябрьдә Казанда мәктәп оешмалары ярминкәсе узачак.