«Яратканнарыбызны су алды...»
Автобуста Казаннан кайтып килешем иде. Янәшәмдә сарыга буялган чәчләрен кып-кыска итеп кистергән, олы гына яшьтәге апа утыра. Сумкаларын баш очындагы киштәгә урнаштырган мәлендә үк Чаллыга иптәш хатынының хәлен белергә баруын, аның яман авыру белән урында ятуын, кайчандыр институтта бергә укыган якын дуслар булуын әйтеп өлгерде. Әңгәмәдәшемне Фәһимә апа дип атыйк. Казанда озак еллар табиб булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда икән. Сүзгә оста, шулкадәр төзек, мәгънәле җөмләләр белән әле бер, әле икенче вакыйганы бәян итеп, мине үзенең авызына каратты да куйды.